Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Киров авыл җирлеге дә башлыклы булды

Бүген Актаныш районының Киров авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнде.

 21 декабрьдән әлеге вазыйфаны Минһаҗев Флорит Габидин улы башкарачак. 


Яңа авыл башлыгын җирлек депутатларына район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова тәкъдим итте. Рәйхан Флүс кызы Ф.Г. Минһаҗевка яңа хезмәт урынында  уңышлар теләде  һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.


Үз чиратында, Киров авыл җирлеге башлыгы депутатларга рәхмәт сүзләрен ирештерде: 
- Минем кандидатурамны яклап тавыш биргәнсез икән, мин бу гамәлнең дөреслеген хезмәтем белән расларга тырышачакмын. Киләчәктә җирлек халкының яшәешен, көнкүрешен яхшырту, район, республика куйган бурычларны үтәү юнәлешендә максатчан эш алып барачакмын, -дип белдерде ул. 


Безнең белешмә: Флорит Габидин улы 1973 елның 13 февралендә Актаныш районының Иске җияш авылында туган. Белеме –югары икътисади. Хезмәт юлын 1992 елдан “Маяк” колхозында башлаган. 2018 елда “Актаныш сөт комбинаты” ҖЧҖтә баш хисапчы булып хезмәт куйган. 
Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше белән 3 бала тәрбиялиләр. 


Искәртеп үтәбез, 2017-2018 елларда Киров авыл җирлеге белән Ә.Ә. Гафуров җитәкчелек итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев