Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАРИХИ ВАКЫЙГА: Актаныш районының Чишмәбаш авылында яшәүче Сәрбикамал Кәрәмова йөзьяшәрләр сафына басты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Райондашыбызны гасырлык бәйрәме белән муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров, юбилярның балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары тәбрикләде.


 “Бәхетле” дигән исем алган 18.08.2018 числосында  Чишмәбаш авылында гомер итүче Сәрбикамал Шәйхелкәрим кызы Кәрәмова  районыбызның йөзьяшәрләр сафына басып, үзенең бер гасырлык гомер бәйрәмен каршылады. Ул – Октябрь инкыйлабы, күмәк хуҗалыклар оештыру, Бөек Ватан сугышы һәм социализм төзү кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты.


Иске Байсар җирлегенә караган Чишмәбаш авылында әлеге мөхтәрәм зат -  бердән-бер йөзьяшәр. Хәер, Актаныш районында бармак белән генә санарлык ул Сәрбикамал Шәйхелкәрим кызы кебек “тере тарих”ларны. 


Узган гасырда, 1918нче елда дөньяга килгән йөзьяшәр әбекәй бүген иң өлкән кызы, 78 яшьлек Фәнисә апа  тәрбиясендә  гомер кичерә. Йөз ел гомерендә аның хәтер дәфтәренә бик күп вакыйгалар язылган. Араларында сөенечлеләре белән беррәттән йөрәккә кара кан булып укмашканнары да шактый. Алты баланы  якты дөньяга китергән ул, төпчек дигәненә дә бүген 61 яшь.  Краснодар өлкәсендә яшәүче шушы улын газиз ана аеруча ярата икән. Фотосурәтен алып, аны йөрәк турына куеп утыра башласа, бу – үзәк өзелеп сагынуга “сигнал” булып тора. Туганнары Рафак абыйны телефон аша чакырып кайтара икән. 


Ана булу бәхетен  6 тапкыр татыган Сәрбикамал әбинең язмышына  бала кайгылары күрү дә язылган була – ике кызын соңгы юлга озата ул. Моннан 16 ел элек пар канаты да каерылган аның.


Яшь чактан ук мөгаллимлек һөнәрен сайлаган йөзьяшәр  райондашыбызга төрле җирләрдә яшәргә туры килә: Чуракайдан да, Кадермәттән дә, Пучыдан да, Мөслим районыннан да җыя ул  үзенә язган  ризыгын. Әмма беркайда да югалып калмый, укытучы дигән исеменә тап төшерми хезмәт ветераны исеменә ия Сәрбикамал Шәйхелкәрим кызы. 


Райондашыбызны гасырлык бәйрәме белән муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров, юбилярның балалары,  оныклары, оныкчыклары, туганнары тәбрикләде. Илфак Шамил улы туган көн иясенә Россия Президенты В.Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның Котлау хатларын, район башлыгының күчтәнәч кабын тапшырды. 


100 ел дәвер эчендә тимер кадәр тимер дә таушала, ашала торгандыр ул. Бер гасырлык гомер Сәрбикамал Кәрәмованы да үзгәртми калмаган, билгеле. Колаклар сагайган, кайчандыр янып торган күзләр дә хәзер дөньяга тонык төсләр аша гына бага, яшьлек сылулыгы да еллар аша җуела төшкән. Шөкер, ул бүген дә тулы зиһенле,үзен-үзе йөртә, тамакка ашый, бер ай элек тол калган Фәридәсенә киңәшче дә, иптәш тә булып яши бирә. Инде үзләре  дә әби-бабай булган башка балалары да 100 яшьлек әниләренең  кочагына кайтып сыена бүген. 22 онык, күп санлы оныклар да горурлана гасырлар кичкән әбиләре белән. 100 еллык  гомер зая узмаган димәк! 


Гасырлар чиген күрер өчен яратылган  Сәрбикамал әби торган йортта сәгать телләре әле алда яшисе гомерләрне саный.  Келт-келт, тек-тек! Гомер сәгате туктый күрмәсен берүк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев