Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАРИХИ ВАКЫЙГА: КНИТУ-КАИ инженерлык лицее һәм Актанышның гуманитар гимназия-интернаты хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

“Алмашыну буенча” узачак тематик лагерь сменаларына план билгеләнгән инде: лицейчылар каникулларга Актанышка, ә гимназистлар Казанга барачак.

Туполев исемендәге  Казан милли тикшеренү техник университетының инженерлык лицей-интернаты белән Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты арасындагы килешү бүген,  18 декабрь көнне, башкалада имзаланды. Документка кул кую тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернаты директоры Динар Габидуллин һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова катнашты.


Килешү мәктәп укучыларын дәрестән тыш эшчәнлек, укыту-тренировка җыеннары, семинарлар, практикумнар һәм спорт чаралары оештыру өчен булган ресурслардан нәтиҗәле файдалану һәм укыту өчен иң уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
 
 “ Математиканы белмичә, көчле гуманитарь булырга ярамый”, – дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов. - КНИТУ-КАИ Инженер лицей-интернатының нәтиҗәләре бик яхшы. Алар университет ярдәме белән эшли: профессорлар, доцентлар биредә техник белгечлекләр буенча дәресләр алып бара. Безнең гуманитар гимназиянең тел мөмкинлекләре зур. Интеграция булырга тиеш”.


Альберт Гыйльметдинов Актаныш районы башлыгын  хуплады һәм һәр балага төрле юнәлешләрдә югары сыйфатлы белем бирергә кирәк, дип өстәде:

“Бездә техник фәннәр бик көчле: математика, физика, технология, информатика. Актаныш гимназиясеннән килгән хезмәттәшләренең тел дәресләре, тарих дәресләре көчле. Бергә без мәктәп укучысына куәтле ике канат бирергә телибез: берсе – техник, икенчесе – гуманитар».


“Алмашыну буенча” узачак тематик лагерь сменаларына план билгеләнгән инде: лицейчылар каникулларга Актанышка, ә гимназистлар Казанга барачак.


Чара барышында шулай ук Актаныш муниципаль районыннан килгән кунаклар өчен инженерлык лицейы һәм якын-тирә интернат буенча экскурсия, шулай ук укучыларның иң яхшы фәнни-гамәли эшләре тәкъдим ителде.
 

фото: https://kai.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев