Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАССРның 100 еллык медальләре тапшырылды

“ТАССР төзелүгә 100 ел” юбилей медале белән, беренчеләрдән булып, күренекле якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев лаек булган иде. Шундый ук дәүләт бүләге 25 февраль көнне районыбызның ике мөхтәрәм кешесенә бирелде.

Иске Байсардан Мирсәгыйть Котлыяров һәм Актаныштан Баязит Мөхәммәтовка бу медальләрне район башлыгы Энгель Фәттахов өйләренә барып тапшырды.

Хөрмәт билгесе ордены кавалеры Мирсәгыйть Асылгәрәй улы Башкортстанның Илеш районы Иштирәк авылында тимерче гаиләсендә туган. 1936 елда әтисез калып, әнисе белән икесе генә кала. Сугыш тәмамланган елны алар районыбызның Иске Байсар авыл җирлегенә күченеп килә. Үги әтисе гаиләсендә үсә егет. 7-8 яшьтән ат җигеп, хезмәт юлын башлаган Мирсәгыйть Котлыяров шофер да була, кулланучылар җәмгыятендә йөк ташый, 1948 елда ветучастокка күчә. МТСта – механизатор. 3 ел армиядә хезмәт итә, шуның 2 елы Германиядә үтә.

МТСта автомеханик, ДОСААФ каршындагы курсларда укытучы, хастаханәдә шофер, “Кызыл Сөн” хуҗалыгында баш механик, Минзәлә авыл хуҗалыгы идарәсендә дәүләт техника күзәтчелеге инспекторы була. Чистай авыл хуҗалыгы техникумын читтән торып тәмамлый.

1967 елның мартында хуҗалыкка баш инженер булып кайта. 1971 елдан 1073 елга кадәр “Татарстан” хуҗалыгын җитәкли. 2 елга рәис итеп сайлана, вакыты тулуга, янәдән Иске Байсарына кайта, элекке хезмәтенә алына. 1978 елда Мирсәгыйть Асылгәрәй улы машина белеме һәм хезмәт укытучысы булып мәктәпкә күчә. Ә 1981 елның 2 апреленнән авыл Советы рәисе итеп сайлана. 13 ел дәвамында авылда яшәешне яхшыртуга күп көч куя. Җирлектә ветераннар советын җитәкли.

 

 

 

Реклама

Хөрмәт билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, “ТР каршындагы казанышлары өчен”  орденнары иясе, районның хөрмәтле гражданы Баязит Мөхәммәтов тумышы белән Югары Богады авылыннан. Армиядә ике ел офицер булып хезмәт итә. Меңнәр җидеелык мәктәбендә укытканда хуҗалыкның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана.

1956 елдан – ВЛКСМ райкомының беренче секретаре, 1963 елдан – “Октябрьнең 12 еллыгы” хуҗалыгы рәисе. Партиянең югары мәктәбен тәмамлый. Партия оешмаларын җитәкли. КПСС райкомының икенче секретаре була.

18 ел дәвамында район башкарма комитеты рәисе вазифасында Актанышыбыз, аның халкы өчен бик күп эшләр башкарды. Соңыннан 16 ел һөнәр училищесын җитәкләп, әлеге уку йортының дәрәҗәсен күтәрде.

– Сез – озак еллар буена районыбыз өчен зур хезмәт куйган олы шәхесләр сез. Алдагы елларда да иминлектә яшәгез, сәламәт булыгыз, – диде Энгель Фәттахов.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев