Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татар Суксу авыл җирлегендә референдум уңаеннан җыелыш узды (+ФОТОЛАР)

Быелгы Халыклар бердәмлеге көне Татар Суксу авыл җирле тарихында да аерым эз калдырачак, чөнки 4 ноябрь көнне биредә капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты янә үз ишекләрен ачты. Яңартылган мәдәният йортында тәүге җыелышны да шушы көнне үткәрде халык. Мәгълүм булганча, 19 ноябрь көнне районында үзара салым җыю буенча референдум үтәчәк. Татар...

Быелгы Халыклар бердәмлеге көне Татар Суксу авыл җирле тарихында да аерым эз калдырачак, чөнки 4 ноябрь көнне биредә капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты янә үз ишекләрен ачты. Яңартылган мәдәният йортында тәүге җыелышны да шушы көнне үткәрде халык.
Мәгълүм булганча, 19 ноябрь көнне районында үзара салым җыю буенча референдум үтәчәк. Татар Суксу авыл җирлегендәге җыелышка да халык нәкъ шушы уңайдан чакырылган иде.
Чарада район башлыгы Фаил Камаев шәхсән катнашып, халыктан кергән сорауларга җаваплар бирде, җирлек халкын борчыган проблемалар белән танышты.
2014 елда, Актаныш һәм Пучыдан кала, районыбызның авылларында беренче мәртәбә референдум уздырылды. Барлыгы 1800975 сум үзара салым акчасы җыелды, ул дүрткә тапкырланып, Татарстан Республикасы бюджетыннан 7160200 сум акча бүлеп бирелде. Бу суммалар авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләрен башкарырга мөмкинлек бирде.
Татар Суксу авыл җирлеге дә әлеге программада катнашып килә. 2014 елда биредә пропискада торган, 18 яше тулган һәр кешедән 150 сум күләмендә үзара салым җыйган булсалар, агымдагы ел өчен ул 500 сумны тәшкил иткән.
2017 елда Татар Суксу авыл җирлегендә, дәүләт тарафыннан да өстәлеп, 1 888 250 сум үзара салым акчасы тупланган. Әлеге акчаларга җирлектә су, юллар, урам араларын яктырту кебек мөһим эшләр башкарылган.
Татар Суксу авыл җирлеге үз эченә 4 авылны ала. Референдум нәтиҗәсендә тупланган акчалар да һәр авылның үзе өчен тотыла.Кызганычка каршы, җирлектә үзара салым акчасы 100% җыйналып бетмәгән. Яңа Кормаш авылында 81,5% халык үз авылы өчен битараф калмый, үз акчасын тапшырса, Карт авылында - 78%, Татар Суксуда 62%, Мари Суксуда 51% халык кына үзара салым акчасын биргән. Билгеле, мондый битарафлык җирлектә эшләргә мөмкин булган шактый эшкә аяк чалган.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум җыелган булса, дәүләттән 400 мең сум өстәлә дә, барлыгы 500 мең сумга әйләнеп, җирлеккә кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев