Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татар Ямалыга асфальт юл тоташты

Бүләк һәм Татар Ямалы авыллары арасын быел асфальт юл белән тоташтырдылар. "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Минзәлә участогы Актаныш бүлекчәсе эшчеләре тырышлыгы белән биредә 5 км.дан артыграк юл, кыска вакыт эчендә, танымаслык булып үзгәрде. Юл билгеләрен дә урнаштырып чыккач, ул кайсыдыр бер яңа шәһәргә алып барадыр кебек тоела. Хәтта машина көпчәкләренә...

Бүләк һәм Татар Ямалы авыллары арасын быел асфальт юл белән тоташтырдылар. "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Минзәлә участогы Актаныш бүлекчәсе эшчеләре тырышлыгы белән биредә 5 км.дан артыграк юл, кыска вакыт эчендә, танымаслык булып үзгәрде. Юл билгеләрен дә урнаштырып чыккач, ул кайсыдыр бер яңа шәһәргә алып барадыр кебек тоела. Хәтта машина көпчәкләренә дә, җырлап барудан гайре, эш калмагандыр шикелле. Кыскасы, шушы атнада бар да татямалылыларның шатлыгын уртаклашырга ашыга. Биредә салынган яңа юлны 26 октябрь көнне, зур бәйрәм ясап, халыкка файдалануга тапшырдылар.
Иң күңеллесе: юл төзүдә катнашкан эшчеләр үзләре дә биредә иде. Һәрберсе дә махсус эш киемнәреннән. Үз көчләре белән салган өр-яңа юлдан тезелешеп уздылар. Күңелләрендә чиксез горурлык хисләре ташыгандыр, ә авыл кешеләренең шатлыгы тагын да зуррак. Елмаешкан күзләрдә бәхет чаткылары җемелди. Юлы, мәктәбе, балалар бакчасы бар, тирә-ягы - җәйрәп яткан табигать байлыгы. Гаҗәеп матурлык биредә яшәүчеләргә генә бирелгән бәхеттер шикелле.
- Без бу юлны күптәннән көтеп алдык. Кая гына барырга теләсәк тә, кемне генә каршыласак та, көзгедәй ялтырап торган, тип-тигез юлыбыз бар хәзер, - дип, рәхмәтләрен укый алар.
Әйе, юлсызлык бәласен авыл кешесеннән дә яхшырак аңлаучы бар микән!?
Менә шул михнәтләрне оныттырыр мизгелләр җитте. Каты өслекле юл, ниһаять, Татар Ямалыны да асфальт белән тоташтырды.
Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, "Татавтодор" ААҖнең Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ГДС оешмасының бүлек җитәкчесе Камил Фәрдиев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов катнашты.
- Мондый матур чарада катнашуыма бик шатмын, - диде Фаил Камаев. - Безнең районда быел юл төзелешенә 300 млн сумлык капиталь салым үзләштерелде. Шуның 78 млн сумы шушы участокка тотылды.
Фаил Мисбах улы республика программасы нигезендә шундый күләмле эшләргә хәер-фатиха биргән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуын белдерде һәм төзелеш эшләрен контрольдә тотучы, планга кертүче ГДС оешмасына, "Татавтодор" оешмасына, аның Актаныш бүлекчәсенә (җитәкчесе - Рәхимҗан Мансуров) һәм юл төзүче егетләргә зур рәхмәтен җиткерде:
- Елның нинди генә вакытлары булуына карамастан, сез бик сыйфатлы итеп бу эшне башкарып чыктыгыз. Районыбыз кешеләрен сөендергән эшләрегез үзегезгә яхшылык булып кайтсын, - диде.
Халыкка озаграк хезмәт итсен дисәк, хәзер инде бу юлны саклап-кадерләп тоту кирәк. Анысы җирлек кешеләренең үзләреннән тора.
Оешма шоферы Лемар Дәбир улы Фазлыевка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Марат Сәмигуллин тантанада катнашучыларны бәйрәмнәр белән котлады.
- Үткән ел Чалманаратка юл салган идек. Аннан элегрәк Мәсәде, Бурсык авылларында эшләдек. Актанышның бу төбәге әкренләп юл проблемасыннан арына бара. Юл төзү җиңел түгел. Җәйге эссе көннәрдә дә егетләребез туктап тормадылар, - дип, ул да алдынгыларны бүләкләде.
Кыскасы, чыгыш ясаучы җитәкчеләр хезмәт алдынгыларын бүләкләргә онытмадылар.
Камил Фәрдиев бәйрәм белән котлаганда, җайлап кына кисәтү сүзләрен дә җиткерде, хәвеф-хәтәрсез юллар теләде:
- Чынлыкта да, бу юл бик матур килеп чыкты, сыйфаты да бик югары. Шушы яңа юлда барыгызга да исән-сау гына йөрергә язсын. Тизлекне арттырып, аварияләргә эләкмәгез, руль артына утырган яшьләрне кисәтеп торыгыз. Юл йөрү кагыйдәләрен саклап йөргәндә, күңелегез тыныч, юлларыгыз имин булыр, - диде.
Татар Ямалы авыл җирлеге башлыгы Роберт Нуриев:
- Бүген безнең авыл тарихында әһәмиятле вакыйга. Җирлегебез районда гына түгел, республикада иң матур җирлекләрнең берсе булып санала. Шимбә-якшәмбе, бәйрәм көннәрендә илнең төрле төбәкләреннән ял итәргә дип киләләр. Безне юллы итүчеләргә барлык авылдашларыбыз исеменнән чиксез зур рәхмәт.
"Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Хәмзә Гыйльметдинов:
- Ниһаять, безнең урамда да бүген бәйрәм. Бу мәсьәлә 1995 елдан бирле күтәрелеп килде. Республика, район җитәкчелегенә, юл төзүчеләргә бик зур рәхмәт. Шушы матур юлларда исән-имин йөреп, тыныч тормышта яшәргә язсын.
Авылның өлкәннәре Рифкать Вәлиев, Флүрә Галиева да үзләренең шатлыклы уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Ә Әхтәм Сатиев изге теләкләрен шигъри юллар белән җиткерде:
- Бүгенге якты мизгелләр күңелдә озак калсын,
Шушы тигез юл күпләрне Казанга алып барсын.
Римга алып барсын, авылга алып кайтсын,
Мәккәгә алып барсын, бәхеткә алып барсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев