Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татар Ямалысы, Иске Айман һәм Татар Суксу авыл җирлеге башлыклары ТР Президенты кулыннан автомобиль ачкычлары алды

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыр Рөстәм Нигъмәтуллин, башка рәсми затлар катнашты. Рөстәм Миңнеханов мунициципаль районнар вәкилләренә...

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды.
Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыр Рөстәм Нигъмәтуллин, башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов мунициципаль районнар вәкилләренә 93 Chevrolet NIVA автомобиле ачкычын тапшырды, Казан вәкилләренә - 4 Ford Transit автобусы ачкычы, Чаллы шәһәренә - 3 Ford Transit автобусы ачкычы. Бүләкләнүчеләр арасында Актаныш районыннан Татар Ямалысы, Иске Айман һәм Татар Суксу авыл җирлеге башлыклары да бар.
Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада муниципаль берәмлекләр советларының чираттагы съездын уздырган көнне муниципалитетлар вәкилләренә хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшыру күркәм традициягә әверелде.
Соңгы 7 елда без җирле үзидарә органнарына 1770 автомобиль тапшырдык, диде Рөстәм Миңнеханов, минемчә, хакимият нигезе - муниципалитетлар, һәм сез реаль тормыш эчендә кайныйсыз.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, халык нәкъ менә муниципалитетлар эшчәнлеге буенча хакимият эшен тулаем бәяли. «Гади кеше өчен федераль хакимиятме бу яисә республика хакимиятеме - аерма юк, шуңа күрә сезнең функцияләрегез һәм эшегез югары сыйфатлы булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов, авыл җирлекләре җитәкчеләренә, муниципалитетлар һәм шәһәр округлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада 37 социаль юнәлешле программа гамәлгә ашырыла, алар кысаларында социаль учреждениеләргә капиталь ремонт ясала, яңа спорт һәм мәдәни объектлар төзелә.
Муниципалитет җитәкчесенең роле һәм статусы матди-техник базасын ныгытуга бәйле, без һәр муниципалитетта авыл җирлекләре биналарына ремонт ясарга, яңа хезмәт транспорты бирергә, яңа объектлар ачарга тырышабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, без сезнең хакимият терәге булуыгызны аңлыйбыз.
чыганак: http://prav.tatarstan.ru/tat/index.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев