Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАТАРСТАН БЕЛӘН БЕР АДЫМДА: Актаныш агач утырту акциясенә кушылды (+ БЕЗНЕҢ ФОТООТЧЕТ)

Халыктан утыртылган үсентеләрне саклап, карап тору сорала. Сыер-бозаулар, кәҗә-сарык ише вак маллар шушы яшеллекне юкка чыгармасын иде!

Октябрь ае белән беррәттән  республикабызда агач утырту айлыгы да старт алды. Әлеге акциягә Актаныш районы да бик теләп кушылды. Аның максаты  - тирә-юньне яшелләндерү, киң җәмәгатьчелекнең  игътибарын  "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә. 

Хәер, райондашларыбыз әлеге эшкә айлык башланганчы ук тотынган иде. Моңа кадәр Комсомол урамы, үзәк базар яны территориясенә 2-3 метрлы агачлар утыртылган булса, хәзер 57 бистәне яшелләндерү белән мәшгүль алар. 

Быелгы көзге чорда утыртылган 1500 төп  агачка бүген район үзәгендә  урнашкан оешма-предприятие хезмәткәрләре 1000 төп үсенте өстәде. Г.Афзал урамында шул рәвешле ике юллы каен полосасы барлыкка килде. Каен үсентеләре Каенлык авылыннан китерелгән булса, моңа кадәр утыртылган чыршыларны үзебезнең урманнардан кайтарганнар. Агач үсентеләре утыртыласы урынны “Лесхоз” җәмгыяте әзерләгән. 

Бүген биредә  “Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”, казначылык, почта, РУЭС, элемтә, социаль яклау, үзәкләштерелгән хисап бүлеге, Актаныш авыл Советы, агрегат заводы  хезмәткәрләре эшләде. Технология техникумы студентлары исә дамба территориясен яшелләндерүгә үз өлешләрен кертте. 

Билгеле, Актаныш киләчәктә дә территорияне яшелләндерүне дәвам итәчәк. Агач утыртасы өстәмә  урыннар район җитәкчелеге белән берлектә тәгаенләнәчәк.  

Кулга-кул тотынышып башкарган хезмәтнең уртак нәтиҗәсен райондашларыбыз иртә яздан ук күрер дип ышанасы килә. Агачларның тернәкләнеп китүе, аларның сакланышы тулысынча “Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”  Муниципаль унитар предприятиесе җаваплылыгында. Әмма халыктан да аларны саклап, карап тору сорала. Сыер-бозаулар, кәҗә-сарык ише  вак маллар шушы яшеллекне юкка чыгармасын иде!

Сүз уңаеннан, агач утырту акциясенә җирлегебезне яшелләндерергә теләгән һәркем кушыла ала. Көзен кышка чыдам алмагач һәм грушаны, каен, тал һәм ылыслы агачларны утырту отышлы. Көзен агач утыртуның мәшәкате дә азрак. Берничә тапкыр су сипсәң, калган эштә табигать үзе ярдәм итәчәк, ди тәҗрибәле бакчачылар.
.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев