Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстан Мәгариф һәм фән министры: Татар теле укытучыларын кыскартуга юл куймаска кирәк

Энгель Фәттахов сүзләренчә, кыскартылган очракта укытучыларга башка вазифа тәкъдим ителергә яки яңадан укыту оештырылырга тиеш. Хәзер төп бурыч - уку елы уртасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кыскартуга юл куймаска кирәк. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 33 нче утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде....

Энгель Фәттахов сүзләренчә, кыскартылган очракта укытучыларга башка вазифа тәкъдим ителергә яки яңадан укыту оештырылырга тиеш.
Хәзер төп бурыч - уку елы уртасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кыскартуга юл куймаска кирәк. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 33 нче утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
"Кичә республика мәктәпләрендә икенче чирек башланды, күзәтчелек органнары таләпләре буенча мәктәпләр уку планнары алмаштырган. Уку планнары үзгәрү белән укытучыларга йөкләнеш үзгәрә", - дип билгеләп үтте министр.
Вице-премьер сүзләренчә, узган атнада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәр муниципаль район вәкилләре белән әңгәмәләр үткәргән. "Без һәр муниципалитет, һәр директордан үз укытучыларына игътибарлы булуларын сорыйбыз. Кыскартылган очракта укытучыларга башка вазифа тәкъдим ителергә яки яңадан укыту оештырылырга тиеш. Муниципалитетлар мәгълүматлары буенча, 220 укытучы кыскартылырга мөмкин. Көн саен бу санны кыскарту өстендә эшлибез", - диде ул.
Укытучыларның дәрес саннары кимегән очракта, алар ике ай уку башында билгеләнгән хезмәт хакын алачак.
"Яңа уку планнары рус теле укытучыларына йөкләнешне арттырачак", - дип билгеләп үтте докладчы. Рус теле укытучыларына гомуми ихтыяҗ 219 кеше тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев