Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелгән уртак конкурска йомгаклар ясалды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелгән уртак конкурска йомгаклар ясалды. «Казан" мили-мәдәни үзәгендә язучыларның 2017 ел йомгакларына багышланган җыелышы булып узды. Татар шигъриятенең һәм прозасының, шулай ук рус әдәбиятенең яңа әсәрләре каралды. Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелгән уртак конкурска йомгаклар ясалды.
«Казан" мили-мәдәни үзәгендә язучыларның 2017 ел йомгакларына багышланган җыелышы булып узды. Татар шигъриятенең һәм прозасының, шулай ук рус әдәбиятенең яңа әсәрләре каралды.
Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан уртак үткәрелгән конкурска да йомгаклар ясалды. Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Сәлихов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат секретаре Гөлнира Габдрахманова бүләкләделәр.
«Мондый конкурслар үткәрү күркәм традициягә әверелеп китте. Татар халкының тарихы бик бай, һичшиксез, сез аның мәдни мирасын саклауга һәм үстерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Сезнең әсәрләрегездә авыл тормышы, авыл кешесенең авыр да, мактаулы да хезмәте, аларның уңышлары һәм проблемалары еш чагыла, - диде, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Гөлнира Габдрахманова. - Сезгә ихластан саулык-сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, яңа иҗат уңышлары телим».
«Повестьлар» номинациясендә 1 нче урынны - Айгөл Муллагалиева («Ак читек», Чаллы шәһәре), 2 нче урынны - Вакыйф Нуриев («Кышның озын бер төне», Казан) , 3 нче урынны Ркаил Зәйдулла («Алтын кашыклы яңгыр», Казан) алды.
«Очерклар» номинациясендә 1 нче урын Рабит Батуллага бирелде («Безнең заман каһарманы», Казан), 2 нче - Гөлдәлифә Әхмәтгалиева («Туган җирдә - канатлылар», Актаныш районы), 3 нче урын Альберт Хәсәновка («Бал корты», Казан) бирелде.
«Әкиятләр» номинациясендә 1 нче урын Рөстәм Галиуллинга бирелде («Дәвам», Казан), 2 нче урында - Әмирҗан Моталлапов («Чоңгыл», Актаныш районы), 3 нче урынга Фәнзәлия Бәдертдинова («Кәсеп кадере», Башкортостан) чыкты.
чыганак: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1083583.htm
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев