Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстан Республикасында корылык аракасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте Татарстан Республикасында корылык аркасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте
Татарстан Республикасында корылык аркасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Марат Әхмәтов искәрткәнчә, гадәттән тыш хәл режимы Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2015 елның 1 июленнән кертелә. Яңгырлар кайбер районнарда яуган, әмма бөртеклеләрдә башак формалашу вакыты узган инде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Чүпрәле, Буа, Апас, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Спас һәм республиканың башка районнарында хәл киеренке.
Авыл хезмәтчәннәренең төп бурычы - сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, диде Марат Әхмәтов. Бүгенгә 460 мең тонна печән һәм 1,4 млн тонна сенаж әзерләнгән. Бу - бер баш шартлы мөгезле эре терлеккә якынча 10,6 ц берәмлек азык дигән сүз, диде ул.
Белешмә өчен:
Гадәттән тыш хәл режимы Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнарында кертелгән.
http://tat.tatar-inform.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X