Тема дня "Газета"
Бүген Татарстанда 34 градуска кадәр суык булуы ихтимал
17 декабрь көндез Татарстанда һава температурасының 25-30 градуска кадәр төшүе, урыны белән 34 градус (Казанда - 25-30 градус) салкын булуы фаразлана.
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, иртән һәм көндез буран чыгуы, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр булуы, җилнең тизлеге артуы, көчәйгәндә секундына 16 метр (Казанда 14...
17 декабрь көндез Татарстанда һава температурасының 25-30 градуска кадәр төшүе, урыны белән 34 градус (Казанда - 25-30 градус) салкын булуы фаразлана.
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, иртән һәм көндез буран чыгуы, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр булуы, җилнең тизлеге артуы, көчәйгәндә секундына 16 метр (Казанда 14 м/с-ка кадәр) тәшкил итүе көтелә.
Хәзер исә Актанышта -23 градус салкын, кар ява, юлларда - җәяүле буран.
Хөрмәтле райондашлар, сак һәм игътибарлы булыгыз, бу вакытта гадәттән тыш хәл күзәтелсә, 112 номерына шалтыратырга мөмкин, шуны истән чыгармагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев