Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстанда 8-10 февраль көннәрендә һава торышының бозылуы ихтимал

Бу хәл республика юлларында һәлакәтләр тудыру мөмкинлеген арттыра. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Татарстанда яшәүчеләрне һава торышы начараю сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләре турында кисәтә. Россия Гидрометеорология үзәге Идел буе федераль округы территориясендә 7-10 февраль көннәрендә тепература климат нормасыннан 7-12 градуска түбәнәер дип фаразлый. Урыны белән кар...

Бу хәл республика юлларында һәлакәтләр тудыру мөмкинлеген арттыра.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Татарстанда яшәүчеләрне һава торышы начараю сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләре турында кисәтә.
Россия Гидрометеорология үзәге Идел буе федераль округы территориясендә 7-10 февраль көннәрендә тепература климат нормасыннан 7-12 градуска түбәнәер дип фаразлый. Урыны белән кар явачак, төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 7-17 метрга җитәчәк.
Һава торышы бозылу сәбәпле, юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Моннын тыш, тепмература түбәнәю сәбәпле, гадәттә, торак секторда, сәламәтлек саклау, административ, белем бирү һәм социаль ярдәм күрсәтү объектларында янгын чыгу куркынычы да арта төшә. Шул уңайдан, газ, электр җиһазлары файданланганда янгын куркынычсызлыгына игътибар итәргә киңәш ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе республика халкына көчле җил һәм түбән температура шартларында ачык һавага чыкмаска киңәш итә. Булдыра алганча, шәхси автомобильдә юлга чыгуны кичектереп торырга чакыра.
чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/07/134601/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев