Актаныш

Татарстанда бүген көчле җил көтелә

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга да мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада көчле җил чыгу ихтималы бар. Көчәйгән вакытта төньяктан, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, Казанда 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, ди синоптиклар. Бүген республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы...

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга да мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада көчле җил чыгу ихтималы бар. Көчәйгән вакытта төньяктан, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, Казанда 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, ди синоптиклар.
Бүген республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һаваның максималь температурасы +9..+14 градус җылы булачак. Казанда +10..+12 градус кына җылылык көтелә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: