Актаныш

Татарстанда бүген яшенле яңгырлар көтелә

Синоптиклар урыны белән боз яву ихтималын да фаразлый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 19 июньдә республикада яңгырлар, урыны белән яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар. Көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Җил төньяк-көнбатыштан исә, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп,...

Синоптиклар урыны белән боз яву ихтималын да фаразлый.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 19 июньдә республикада яңгырлар, урыны белән яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар.
Көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Җил төньяк-көнбатыштан исә, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп, көчәергә мөмкин.
Татарстанда һаваның көндезге максималь температурасы +19..+24 градус булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: