Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстанда Зәй районындагы фаҗига белән бәйле рәвештә матәм көне игълан ителә

Бүген, 2 июль, Зәй районында килеп чыккан фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне дип игълан ителә. Бу көнне республикада планлаштырылган барлык күңел ачу чаралары үткәрелми яки башка көнгә күчерелә. Бүген Татарстан районнарында оештырылачак Сабантуй бәйрәмнәре, шул исәптән Актаныш Сабантуе да булмаячак. Искәртеп үтәбез, бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында...

Бүген, 2 июль, Зәй районында килеп чыккан фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне дип игълан ителә.
Бу көнне республикада планлаштырылган барлык күңел ачу чаралары үткәрелми яки башка көнгә күчерелә. Бүген Татарстан районнарында оештырылачак Сабантуй бәйрәмнәре, шул исәптән Актаныш Сабантуе да булмаячак.
Искәртеп үтәбез, бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.
Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авария нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын өч кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев