Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстанның беренче Президенты кубогы Мамадышка китте

16-18 апрель көннәрендә Актаныш яшь көрәшчеләрне үзенә кабул итте. Биредә 1999-2001 елгы үсмерләр Татарстанның беренче Президенты кубогына бил алышты. Моңа кадәр республика күләмендә уздырылучы көрәш бәйгеләрен үсмерләр арасында "Сабантуй" газетасы, яшьләрнең "Татарстан яшьләре", ир-атларның "Ватаным Татарстан" газетасы призына уздырылучы ярышлардан башка күзаллый алмаган булсак, шөкер, соңгы елларда дәрәҗәсе ягыннан аларда...

16-18 апрель көннәрендә Актаныш яшь көрәшчеләрне үзенә кабул итте. Биредә 1999-2001 елгы үсмерләр Татарстанның беренче Президенты кубогына бил алышты.
Моңа кадәр республика күләмендә уздырылучы көрәш бәйгеләрен үсмерләр арасында "Сабантуй" газетасы, яшьләрнең "Татарстан яшьләре", ир-атларның "Ватаным Татарстан" газетасы призына уздырылучы ярышлардан башка күзаллый алмаган булсак, шөкер, соңгы елларда дәрәҗәсе ягыннан аларда һич кенә дә калышмаган яңадан-яңа турнирлар баш калкыта бара.
Әлеге турнирның да тарихи үткәне бар. Заманында үз җирлегендә үткәрелү белән башланган бәйге тора-бара үз дәрәҗәсен яулап өлгерде. Минтимер Шәймиев кубогына уздырылучы ошбу бил ярыш та кечкенә генә турнирдан башланып, инде республика белән генә чикләнми торган чын спорт тамашасына әйләнде.
Быелгы ярышка да инде традиция буенча чит төбәк көрәшчеләренең килүе күңелле. Гомумән, 46 командадан килгән үсмерләрне көрәштерүе белән үз дәрәҗәсе хакында сөйли дә инде әлеге турнир.
Быелгы бәйгенең чемпионнары: Илгизәр Нурлыев (Актаныш), Раил Хәбибрахманов (Мамадыш), Нәфис Әсәдуллин (Чирмешән), Дамирбәк Мулабаев (Актаныш), Динис Муллахмәтов (Актаныш), Рөстәм Ханов (Мамадыш), Ринат Гарифуллин (Әлмәт), Булат Гарипов (Азнакай), Данис Хәкимов (Мамадыш) һәм Вадим Демидов (Түбән Кама).
Ә кубокны Мамадыш командасы яулады.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев