Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев юбилеен бәйрәм итә

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе, якташыбыз Минтимер Шәймиевкә - 80 яшь. Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Сезне тормышыгыздагы иң истәлекле, иң күркәм бәйрәмегез - 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Дөнья аклыкка, сафлыкка төренгән, табигатьнең шундый иң гүзәл, серле чагында килгәнсез Сез бу җиргә. Ап-ак...

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!
Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе, якташыбыз Минтимер Шәймиевкә - 80 яшь.
Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Сезне тормышыгыздагы иң истәлекле, иң күркәм бәйрәмегез - 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз.
Дөнья аклыкка, сафлыкка төренгән, табигатьнең шундый иң гүзәл, серле чагында килгәнсез Сез бу җиргә. Ап-ак кышлар хакимлегендә теләкләрнең дә иң изгеләре генә күңелгә килә. Йөрәкләрне бары тик изге уйлар гына биләп ала.
Сез - татарның йөзек кашы, Актаныш горурлыгы. Милләтебез, халкыбыз хакына зур эшләр башкарасыз, тоткан юлыгыз, кыйблагыз дөрес. Күркәм эшләрегез республикабыз данын бөтен дөньяга танытты. Актанышның иң матур авылы Әнәктә туып-үскән күренекле якташыбыз яулаган үрләр бездә чиксез горурлык хисе уята.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегез Сәкинә ханым белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкчык һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, тагын бик күп еллар шатланышып яшәргә язсын.
Биек тауга тиңләп була
Сезнең куйган хезмәтне.
Шуңадыр да илдә-җирдә
Сез кадерле, хөрмәтле!
Сез - беренче ил башлыгы,
Бөек улы татарның.
Данлы кеше, батыр кеше -
Горурлыгы Ватанның!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/_zEBBMx7ijg{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев