Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

«Татфондбанк»ның язмышы әлегә билгесез

«Татфондбанк» һәм «ИнтехБанк» кертемчеләре АСВ түләүләрен алуны дәвам итә. Татарстан икътисад министры Артем Здунов китергән төгәл саннар мондый: «Татфондбанк»ның 119 меңнән артык кертемчесе 40 миллиард сумнан артык акча алган (бу - барлык сумманың 86,8 проценты). «ИнтехБанк» кертемчеләренә 10 миллиард сумнан артык акча түләнгән, бу исә барлык түләүләрнең 78,6 процентын тәшкил...

«Татфондбанк» һәм «ИнтехБанк» кертемчеләре АСВ түләүләрен алуны дәвам итә. Татарстан икътисад министры Артем Здунов китергән төгәл саннар мондый: «Татфондбанк»ның 119 меңнән артык кертемчесе 40 миллиард сумнан артык акча алган (бу - барлык сумманың 86,8 проценты). «ИнтехБанк» кертемчеләренә 10 миллиард сумнан артык акча түләнгән, бу исә барлык түләүләрнең 78,6 процентын тәшкил итә.
2017 елның 19 гыйнварына «кайнар линия» телефонына 1776 эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Аларның 1088е ташламалы микрозайм алу белән кызыксынган. Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән, зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум бүлеп бирелгән иде.
ТР Икътисад министрлыгына микрозаймнар алу өчен «Татфондбанк» клиентларыннан 161 гариза кергән. Аларда 241 миллион 512 мең сумлык микрозайм күздә тотыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә теләктәшлек итү фонды генераль директоры Андрей Афонин.
Тиздән язгы чәчү эшләре башланачагын күздә тотып, эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле эшмәкәрләр өчен аерым чаралар да каралачак.
Салымнарын «Татфондбанк» аша түләп, акчалары янучыларның да хәле яхшы якка үзгәрә.
Алга таба «Татфондбанк» белән нәрсә булыр соң? Санацияме әллә бөлгенлекме? Бу көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос курортында дөньякүләм икътисади форумда катнаша. Үз чыгышында ул «Татфондбанк»ка карата да үз фикерен җиткерде: «Банкка ярдәм итәрдәй санатор табылса, республика булышырга әзер. Әмма санаторга кандидатура әлегә билгеле түгел. Bail-in системасы турында күзаллаулар бар». Президент моңарчы да bail-in механизмы турында билгеләп узган иде. Биредә кредиторлар үз акчаларының бер өлешен банк капиталын тулыландыруга бирүе күздә тотыла. Нәтиҗәдә, банкның лицензиясе алынмый. ТР икътисад министры Артем Здунов белдергәнчә, әлеге механизм башка чаралар белән берлектә кулланылырга мөмкин. «Санация, дәүләт ярдәме һәм bail-in нигезендә проблеманы хәл итәрбез. Төп бурыч - банкны саклап калырдай дөрес юлны, механизмны табу», - ди министр.
Үз акчасын банк капиталына кем күчерер соң? 2016 елның декабренә счетында 100 миллионнан да артыграк акчасы булган клиентларга әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать уйлыйлар, дигән сүзләр йөри. Әлбәттә, банкны саклап калу төп шарт булып тора.
«Татфондбанк»ка чикләүләр 3 айга кертелгән иде. Әле бер генә ай узды. Алга таба ниләр булыр? Билгесез.
чыганак: http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/64928-tatfondbanknyiң-yazmyishyi-әlegә-bilgesez.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев