Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы директорының радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Марсель кызы Мөхәмәтова дәрәҗәле II урынга ия булды

13 ноябрь көнне Казандагы "Корстон" куңел ачу комплексында "Күп төсмерле Россия" / "Многоликая Россия" VIII Бөтенроссия журналистлар ачык конкурсына нәтиҗә ясалды. Искэртеп узабыз, "Күп төсмерле Россия" VIII Бөтенроссия журналистлар ачык конкурсы, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыруга ярдәм итү, Россия Федерациясе территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уяту максатыннан,...

13 ноябрь көнне Казандагы "Корстон" куңел ачу комплексында "Күп төсмерле Россия" / "Многоликая Россия" VIII Бөтенроссия журналистлар ачык конкурсына нәтиҗә ясалды.
Искэртеп узабыз, "Күп төсмерле Россия" VIII Бөтенроссия журналистлар ачык конкурсы, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыруга ярдәм итү, Россия Федерациясе территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уяту максатыннан, 2006 елдан оештырыла. Аны, ТР җитәкчелеге ярдәме белән, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге гамәлгә куйган. 2014 елдан конкурс "Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" программасы кысаларында үткәрелә.
Быел конкурста катнашуга 11 номинация буенча Россиянең 35 төбәгеннән 750дән артык хезмәт кабул ителгән.
"Радиотапшырулар циклы" номинациясендә "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы директорының радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Марсель кызы Мөхәмәтова дәрәҗәле II урынга ия булып, диплом һәм акчалата премия белән хөрмәтләнде. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев