Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татулык, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү берләштерә

- Бергә яшик, бердәм булыйк, - дип, бер-берсенә җыр җырлап кунакларны каршы ала, кунакка йөрешә Татар Суыксуы авылы халкы. Җирлекнең үзенчәлеге - биредә ике милләт халкы инде менә 400 елга якын бер-берсе белән аралашып, дустанә яши һәм эшли. Җирлекләрдәге яшәү үзенчәлекләре белән таныштыручы семинар-киңәшмәнең чираттагысы 27 июль көнне Татар Суыксуы...

- Бергә яшик, бердәм булыйк, - дип, бер-берсенә җыр җырлап кунакларны каршы ала, кунакка йөрешә Татар Суыксуы авылы халкы. Җирлекнең үзенчәлеге - биредә ике милләт халкы инде менә 400 елга якын бер-берсе белән аралашып, дустанә яши һәм эшли. Җирлекләрдәге яшәү үзенчәлекләре белән таныштыручы семинар-киңәшмәнең чираттагысы 27 июль көнне Татар Суыксуы авыл җирлегендә уздырылды. Бер-береңнең, тынычлыкның кадерен белү һәм аңлау - заман таләбе.
Җирлек башлыгы Рәсүл Харисов:
- Безнең Татар Суыксуы җирлегендә марилар һәм татарлар күршеләр булып яши. Мари Суыксуда 500дән артык мари, Татар Суыксуында татарлар 800дән артык. Икесе бер авыл кебек. Авыл башлыгы булып җиде ел эшлим. Туганнан бирле алар белән аралаштык. Ике милләт арасында ризасызлыклар килеп тумый. Мари халкы белән татар халкы туганнар кебек аралаша. Катнаш гаиләләр бар. Ике милләтнең дә бәйрәмнәрен, йолаларын үткәрәбез. Балалар бакчалары, мәктәпләр ике авылда да бар, һәм укыту туган телдә. Мәдәният өлкәсендә дә бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Милләткә аерып эш урыны тәкъдим итү, яки башка төрле өстенлекләргә ия булу сизелми. Көндәлек тормышта кемнең нинди милләттән икәнен дә белмичә бергәләп яшибез, эшлибез. Милли йолаларны, бәйрәмнәрне үткәргәндә генә искә төшерәбез. Марилар да, татарлар да эшчән халык.
Җирлектәге социаль объектлар - шифаханә, мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, бакча, кибетләр, янгынга каршы саклану депосы, тарихи истәлекле урыннар белән таныштылар авыл җирлекләре башлыклары.
Татар Суыксуы авылы мәчете каршында дини лагерьга йөрүче балаларның сабантуе үтте ул көнне биредә, анысын да хозурланып тамаша кылдык. Балалар ярышларда, хәрәкәтле уеннарда катнашты, өйрәнгән догаларын яттан сөйләде.
Нур хәзрәт Хөсәенов:
- Рамазан аена кадәр лагерьны Яңа Кормаш авылы мәчете каршында үткәргән идек. 18 июльдән Татар Суыксуы мәчете каршында оештырдык. Балалар бик теләп йөриләр. Уйныйлар да, хәрефләр танырга да өйрәнәләр, әдәп-әхлак дәресләре дә үткәрәбез.
Лагерьга йөрүче балаларны котларга район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт тә килгән иде. Мөхтәсибәт исеменнән һәр балага Рәхмәт хатлары тапшырды ул.
Руслан хәзрәт Мортазин:
- Дини лагерьлар унлап авылда оештырылды быел. Август аенда тагын берничә авылда оештырырбыз дигән ниятебез бар. Балалар хәреф танырга, әдәп-әхлакка, әти-әнине, укытучыны хөрмәт итәргә, һәркем белән тату аралашып яшәргә кирәк икәненә төшенәләр. Балаларны үзебезнең җирлекне, ватаныбызны хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Мөселман кеше бар кеше белән дә дус-тату яши, ярдәмчел була. Аллаһы Тәгалә дә үзенең китабында:"Кешеләрне гыйбадәт кылу өчен яраттым, аларны төрле милләтләргә аердым, сәбәбе - бер-берсен тану, бер-берсен белү өчен", - дигән. Ерактагы мөселман кардәшләребез белән аралашабыз. Төрле милләттәге, төрле диндәге халыкларны танып беләбез, аралашабыз, дин, тел, гореф-гадәт үзенчәлекләрен өйрәнәбез. Аллаһы Тәгалә теләгән ниятне хөрмәт итәргә, кешеләрне дус-тату яшәргә чакырырга тиеш без.
Районыбызның Татар Суыксуы авыл җирлеге мисалында да бердәмлегебезне, бер-беребезгә үзара хөрмәт күрсәтүебезне күреп сөендек.
Гөлназ Баянова, Татар Суыксуы авылы мәдәният йорты директоры:
- Мәдәни чаралар оештырганда да бергә эшлибез. Мариларның "Ший Памаш" ансамбле репетицияләрне бездә үткәрә. Яңарак кына "Ак калфак" берләшмәсе кунакларын кабул иттек. Суыксу-Памаш чишмәсе белән таныштырдык иң элек аларны. Марилар су йоласын күрсәттеләр. Мари Суыксу авылы халкы капкадан ук тәмле ашлары, милли ризыклары, җыр-биюләре белән каршы алды. Нәҗимә апаның кияве Рәшит, кызы Мөнирә Авзаловлар өендә килен төшерү йоласын да күрсәттек, соңыннан Татар Суыксуы мәдәният йорты "Исем кушу" йоласын да тәкъдим итте.
Эдуард Галиев, Мари Суыксу мәктәбе директоры:
- XVI гасырда монда карурман булган. Иң беренче марилар килеп урнашкан, Суыксу исеме дә шуннан барлыкка килгән. Менә 400 ел дус, тату, аралашып яшибез. Татар, мари икәнлегебезне паспорттагы язу гына аерып күрсәтеп тора. Тормышта гел бергә, аерма сизмибез. Бергәләп яшәү гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклауга, үтәүгә комачаулык тудырмый.
Узган атнада Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салынды. Әлеге уңайдан Казанга Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл да килгән иде.
Татарстанга визиты барышында патриарх республикадагы милләтләр дуслыгына соклануын белдерде.
- Республика җитәкчеләре традицион конфессияләр башлангычын һәрвакыт хуплый һәм ярдәм күрсәтә. Христиан гыйбадәтханәсе төзелешендә мөселман лидерларының катнашуын тагын кайда күреп була? Бары тик Россиядә генә. Без үзенчәлекле халык - көчебез дә шунда, -диде.
Күпмилләтле һәм күпконфессияле Татарстанда православие соборы белән Болгар ислам академиясенең бер үк вакытта һәм бер үк шартларда төзелүе республикада мөселманнар һәм православие вәкилләренә хөрмәтнең бертигез күрсәтелүенә ачык мисал булып тора.
Казан Изге Ана иконасы соборы төзелешенә халыктан 90 миллион 733 мең сум акча җыелган. Иң беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлеш кертте.
- Бер үк вакытта Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу һәм Ислам академиясен төзү Татарстанда динара татулык, милләтләрнең дуслыгы үрнәге, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев