Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Телләр үзләштерү – байлык

Татарстан Республикасы балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү максатыннан үткәрелүче "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дип исемләнгән республика күләмендәге бәйгедә Актанышның 2нче санлы "Ромашка" балалар бакчасының җиңү яулап, 1 миллион сумлык грантка ия булганлыгын хәбәр иткән идек. Әлеге язмабыз бакча мөдире Ләйсән Мәрдәнова белән әлеге уңышка ничек ирешүләре хакында. - 2010-2015...

Татарстан Республикасы балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү максатыннан үткәрелүче "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дип исемләнгән республика күләмендәге бәйгедә Актанышның 2нче санлы "Ромашка" балалар бакчасының җиңү яулап, 1 миллион сумлык грантка ия булганлыгын хәбәр иткән идек. Әлеге язмабыз бакча мөдире Ләйсән Мәрдәнова белән әлеге уңышка ничек ирешүләре хакында.
- 2010-2015 елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды. Бу программа нигезендә без балалар бакчаларына йөрүчеләргә татар һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәтү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы. Телләр үзләштерү - байлык! Республика-
бызның киләчәге булган балаларның дәүләт телләрен үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк старт бирү - мәктәп, югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул.
- Дәүләт телләрен өйрәтү программасын тормышка ашыруда сезнең бакчада әзерлек кайчан һәм ничек башланды?
- 2012 елда безнең "Ромашка" балалар бакчасы укыту-методик комплектлары (УМК) белән тәэмин ителде. Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм ата-аналары өчен матур әдәбият җыентыклары, татар һәм рус телләрендә аудио-видеоматериаллардан торган комплектлар, тарату һәм күрсәтмә материаллары, ноутбуклар, проекторлар белән баетылды. Бу УМК материаллары балаларга заманча якын килеп белем бирүгә ярдәм итә, нәниләребезнең сөйләм телләрен үстерә, игътибарлылыкларын арттыра, логик фикерләүләрен ныгыта, балаларның ике телдә аралашуларын активлаштыра.
- "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" бәйгесе кайчан игълан ителгән иде һәм анда катнашу өчен сез ни дәрәҗәдә әзерләндегез?
- Әлеге конкурс 2015 елның 15 апреленнән 20 маена кадәр игълан ителде һәм старт алды. Бәйгенең максаты икетеллелеккә өйрәтү буенча иң югары нәтиҗә күрсәткән балалар бакчаларын сайлап алу, җиңгән иң яхшы билингваль балалар бакчаларын 1 миллион сумлык грант белән бүләкләү иде. Шуңа күрә, республикабыздагы барлык балалар бакчалары бу бәйгегә катнашу теләге һәм максаты белән бик ныклап әзерләнделәр. Шул исәптән без дә. Тикшерүнең жирәбә белән буласын һәр балалар бакчасына алдан ук хәбәр иткәннәр иде.
- Сезгә кайчан туры килде?
- 23 апрель көнне безнең "Ромашка" балалар бакчасына билингваль тикшерү комиссиясе әгъзалары килделәр. Алар тәрбиячеләребезнең шушы укыту-методик комплектларын кулланып эшләнелгән дидактик уеннар төрлелеген, уен зоналарын, ата-аналар почмакларын һәм аларның тулыланышын, бизәлешен, төркемнәрнең яшь үзенчәлегенә туры килгән материаллар белән тулыланышын, рус һәм татар почмакларын, уртанчы, зурлар "А" һәм "Б", мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының белемнәрен, нәниләрнең үзара бер-берсе һәм комиссия әгъзалары белән рус телендә аралашуларын күзәттеләр. Рус теле тәрбиячесе Лилия Хисмәтуллинаның шөгыльләрен һәм аның рус теле кабинетының җиһазланышын, дидактик уеннар картотекасын һәм уеннарын, барлык документларын күзәтеп, баллы система буенча бәяләделәр. Алар һәр эшебезне видеога, фотога төшереп алып киттеләр. Республикадагы 100 дән артык балалар бакчаларын күзәткәннән соң, гомуми балл нәтиҗәләре саналып, грант ияләрен билгеләделәр.
- Һәм...
- Һәм безгә дә шатлыклы көнне күрергә насыйп булды. Безнең бакча 1 миллион сумлык грантка ия булды. Моңа бар эшче хезмәткәр, тәрбиячеләр, балалар һәм ата-аналар белән берлектә зур әзерлек һәм көч куелды. Күмәк тырышлык нәтиҗәсе бу.
- Ләйсән Рәвисовна, 1 миллион әз сумма түгел. Аны нинди максатларда файдаланырга уйлыйсыз?
- Әлеге акчаларны үзебезнең балалар бакчасына җиһазлар, уенчыклар алуга, бинага косметик ремонт ясауга, тәрбиячеләрнең белемнәрен күтәрүгә тотарбыз дип планлаштырабыз. Киләчәктә дә бакчабызда нәниләребезгә ике теллелекне өйрәтү буенча ныклы эш дәвам итәр дип ышанам. Бакчабыз балаларның шат авазларыннан яңгырап торсын, барысы да сәламәт булсыннар, һәр иртәдә безгә сөенеп килсеннәр дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев