Актаныш

Терлек азыгын әзерләр вакыт җитә

Үләннәр матур гына булып үссәләр дә, печәннең беренче катына атна-ун көнсез керешеп булмас әле, ди белгечләр. Ә бит башка елларны июньнең бересендә инде печәннең беренче катына төшәләр иде. Ничек кенә булмасын, терлек азыгы әзерләми калып булмый.

Быел язның үзенчәлекле килүе нәтиҗәсендә терлек азыгы әзерләүгә дә берникадәр соңга калып керешелер, мөгаен. Үләннәр матур гына булып үссәләр дә, печәннең беренче катына атна-ун көнсез керешеп булмас әле, ди белгечләр. Ә бит башка елларны июньнең бересендә инде печәннең беренче катына төшәләр иде. Ничек кенә булмасын, терлек азыгы әзерләми калып булмый. Моның өчен инде техниканың төзек булуы шарт. Нәкъ шул максатта, махсус комиссия 30 май көнне хуҗалыкларның терлек азыгы техникасының әзерлеген карап чыкты. 

Терлек азыгы техникасы ремонты көздән үк башланган иде. Сенаж базларын тутырганнан соң, чапкыч, ургыч комбайннарының кайсы җирләре ватылганы, нинди узеллары кирәклеге ачыкланып, кайбер хуҗалыклар аларга запас частьләрне шул вакытта ук юнәтеп, терлек азыгы техникасын ремонтлап та куйды. Берничә хуҗалык яңа елдан соң ук әлеге эшкә керешеп, мартка ремонтны тәмамлады. Шушы көнгә кадәр бу техникага запас частьләр дә кайтармаган берничә хуҗалык булуын да искәртте комиссия әгъзалары. Терлек азыгы әзерли торган барлык техника кардан, чылбырлар белән хәрәкәткә китерелә. Аларны ныклап каплап кую сорала. Комиссия әгъзалары бигрәк тә шуларга игътибар итте.

– Безнең чәчү кампаниясе тәмамланды. Хәзер терлек азыгы әзерләү техникасын яхшылап әзерләп куйдык. Ургыч, төягеч комбайннары, печән кыскыч, масса ташу өчен КамАЗларыбыз да әзер. Алар барысы да механизаторлар белән тәэмин ителгән. Сабантуйларга тикле үзебезнең көч белән печәннең беренче катын җыеп алырга дигән исәбебез бар, – ди “Чишмә” хуҗалыгының баш инженеры Нияз Шәрипов.

Комиссия әгъзалары техниканы караган вакытта механизаторларның дулкынлануы сизелеп тора. Ник дигәндә, алар хезмәтенә бәя бит ул. Өстәвенә, шул техника белән эшлиселәре дә бар.


– Ел саен шушылай әзерләнәбез. Техниканы ныклап карап куябыз. Хәзер люцернаның үскәнен көтәбез. Терлекләргә җитәрлек күләмдә азык әзерләрбез дибез, – ди хуҗалыкта озак еллар эшләүче механизатор Әзһәм Низамов. 

Хуҗалыкта быел яз көне генә хезмәтне саклау бүлмәсе эшләп куйганнар. Биредә эшкә керешер алдыннан һәр механизаторга инструктаж үткәрелә. Бу таләп барлык хуҗалыкларга да кагыла. Инструктаж үткәрелмичә механизаторлар эшкә чыгарылырга тиеш түгел. 

“Башак” хуҗалыгы механизаторлары да әлеге сынауны яхшы гына уздылар. Безнең күзлектән бар да яхшы кебек. Ә менә белгечләр нинди фикердә? Ахырдан комиссия әгъзаларының фикерләре белән кызыксындык. 

– “Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлекчәсендә 49 берәмлек техника шушы комиссия каравына бастырылган иде. Барлык белгечләре белән хуҗалык җитәкчесе үзе дә безне озатып йөрде. Шулай ук “Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Галләмов һәрвакыт киңәшләшеп эшли. Аларның да барлык техникасы ремонт графигына сыешып, беренче карауга ук бастырылган иде. “Ташкын”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Башак”, “Таң”, “Наратлы” хуҗалыкларын уңай яктан бәяләргә кирәк. Техниканы кыштан ремонтласа да, әйләндереп карарга мөмкин булмаган хуҗалыклар рәтенә Нур Баян исемендәге, “Эконом” хуҗалыклары керә. “Саф”, СПСК “Агыйдел” хуҗалыкларына әле техниканы ныгытып ремонтлап чыгасы бар. Башка елларны бу эшкә җитди караган “Нур” хуҗалыгында быел сүлпәнлек сизелә. Боларга бер атна вакыт бирелде. Булган кимчелекләрен бетереп, терлек азыгы әзерләүгә яхшы гына кереп китәрбез дибез, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев.

– Шунысы куандыра: сезнең районда кайсы гына хуҗалыкка барма, матур итеп бер рәткә тезеп куелган техника каршы ала. Һәркайсының механизаторы янында, – дип, уңай фикерләре белән башлады сүзен Авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләү институты ректоры урынбасары Фәрит Әхмәтов.

– Ел саен язын бер, көзен бер шушылай җыелып, комиссия белән техниканы карап чыгабыз. Актаныш – инженер хезмәте буенча иң алдынгы районнарның берсе. Бүген дә терлек азыгы техникасын карап йөргәндә аларның 90-95 процент әзер булуы күренде. Моңа мин бик шат. Чөнки техника төзек икән, эшнең сыйфаты да яхшы дигән сүз. Илдус Хәкимов белән Нәфис Сәлимгәрәевне үз эшләренең остасы дияр идем. Алар күзәтчелек итмәсә, киңәшләре белән ярдәм итмәсә, бу кадәр булмас иде дип уйлыйм. Көннәр матур торып, терлекләргә җитәрлек азык запасы тупларга язсын. 

Терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланганчы силос, сенаж базларын да тәртипләп бетерү бурычы куелган иде. Болар буенча район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов бәя бирде.

– Терлек азыгы әзерли башлаганчы базлар калган азыклардан, тирестән арындырылып, агартылып, дезинфекцияләнеп куелырга тиеш. Хуҗалыкларда бу эш бара. “Әнәк” агрофирмасында, “Ташкын” хуҗалыгында барлык базлар да әзер диярлек. Ә кимчелеге булганнарга аларны төзәтеп бетерү бурычы куелды. 

Димәк, терлек азыгы әзерли башлауга керешкәнче итәк-җиңне җыярга күпмедер вакыт бар әле. Аңа ныклы әзерлек белән кереп, исән-сау башкарып чыгарга язсын.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: