Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Әтиемнең гомер китабы

Яшә әле, гомереңнең Кадерен белеп кенә. Ходай биргән һәр минуттан Бәхетләр үреп кенә. Сүзебез гаилә җанлы әтиебез Гыйлемҗан Фәррах улы Хәертдинов турында. Һәркемнең дә гомер китабы була. Гомер бит ул китап сыман, Аның үткәннәре - безнең тарихыбыз. Ә ачыласы битләре - киләчәгебез. I бит - Балачак еллары Яратам мин сине,...

Яшә әле, гомереңнең
Кадерен белеп кенә.
Ходай биргән һәр минуттан
Бәхетләр үреп кенә.
Сүзебез гаилә җанлы әтиебез Гыйлемҗан Фәррах улы Хәертдинов турында. Һәркемнең дә гомер китабы була.
Гомер бит ул китап сыман,
Аның үткәннәре - безнең тарихыбыз.
Ә ачыласы битләре - киләчәгебез.
I бит - Балачак еллары
Яратам мин сине, туган ягым,
Мин бәхетле синдә туганга.
Көзге җилең, язгы яңгырың да,
Кичке җырың белән таң җырың да
Йөрәгемә якын булганга.
Әйе, кемнең генә туып-үскән газиз җире, туган ягы күңеленә якын түгел икән. Аның кичке җыры белән таң җыры да йөрәгемә якын булган. Үз районым - Актанышым, үз авылым - Богадым.
Нәкъ менә шушы якларда 1931 елның 22 декабрендә ак бураннарга уралып, табигатьнең матур бер мизгелендә, агачлар бәскә күмелгәндә, авылыбыз Яңа елны каршы алганда Даһидә һәм Фәррах гаиләсендә көтеп алынган малай Гыйлемҗан туа.
Батыр да, матур да егеткә әти-әнисе бәхетле язмыш юрый. Әтиебезнең балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, тыныч тормышта, берөзлексез К-700 тракторында хезмәт куя. Җаваплылык таләп иткән вазифасын үзенә генә хас төгәллек белән, җиренә җиткереп, яратып, намус белән башкара. Бик күп котлаулар-медальләргә ия ул. 1984 елда "Социалистик ярышта җиңүче" күкрәк билгесе белән бүләклиләр. Җиңүнең 45, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре һәм бик күп кенә мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр иясе була. Әтиебез һәр эшкә җанын-күңелен бирә, хезмәттән ямь таба, нинди генә эшкә тотынмасын - башкаларга үрнәк ул.
II бит - Гаилә бите
1957 елда булачак тормыш иптәше әниебез Фәнҗия Әсләм кызы Әгъләмова белән гаилә коралар. Җил-давылларга бирешмичә, бер шатлыкны ике итеп, уртак уй-фикер белән яшиләр. Әтиебез белән әниебез биш баланы аякка бастырып, үзләрендә булган матур сыйфатларны безгә биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Без - әткәй белән әнкәйнең зур тырышлык нәтиҗәсе. Биш баласы да әткәй белән әнкәйгә зур рәхмәтлебез.
Кызганычка каршы, әниебез бу тормыштан иртә китте. Шулай да күңелләребездә ул һәрвакыт безнең белән бергә яши.
Инде үсеп, үзебез әти-әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Туган өебез мәхәббәтле, нурлы. Әниебезнең нурын әтиебез саклый, яклый, ул, безнең әнкәй әйткәнчә, "алтын баганабыз".
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек.
Ялкынланган йөрәгемә
Берәү бик якын кебек.
Әтиебез, Син безнең иң якыныбыз!
Мамык юрган түгел дөнья,
Кыен чагың булгандыр.
Юлларыңны томан баскан,
Буран уйнап торгандыр.
Тиешлесен узгансың син,
Бирешми җил-давылга.
Еллар сине саклап калган
Балаларың хакына.
Алда юллар, бәлки, бардыр,
Бәлки, юктыр - кем белсен.
Тик без әле бөгелмибез,
Өметсезләр бөгелсен!
Син тугансың кышкы төндә,
Кырлар ак кар ябынган.
Күктә бер йолдыз кабынган,
Дөнья сине сагынган.
Әткәй, без сиңа табынган.
Әткәй, сине 85 яшьлек юбилееең уңаеннан ихлас күңелебездән тәбрик итеп, изге теләкләребезне юллыйбыз. Алдагы көннәреңне дә матди байлыкларга алыштыргысыз булган сәламәтлек белән, балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның бәхетенә сөенеп яшәргә язсын!
Әткәй, үткәнең матур, киләчәктә дә һәр туасы көнең, һәр туасы таңың якты булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев