Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Тигез юллар, эчә торган сулар һәм балалар мәйданчыклары

14 февральдә узачак референдум район үзәге булган Актаныш авылында яшәүчеләргә дә кагыла. Үзара салым җыярга ризамы-түгелме икәнлекләрен белдереп, тавыш бирәчәкләр. Бюллетеньдәге ике шакмакның берсенә тамга салу һәркемнең үз иркендә. "Әйе" дигән бюллетеньнәр саны күбрәк булып, җирле референдум уңай нәтиҗә бирсә, Актанышта яшәүчеләрдән җыелачак үзара салым акчасы нинди максатларда тотылачак? Актаныш...

14 февральдә узачак референдум район үзәге булган Актаныш авылында яшәүчеләргә дә кагыла. Үзара салым җыярга ризамы-түгелме икәнлекләрен белдереп, тавыш бирәчәкләр. Бюллетеньдәге ике шакмакның берсенә тамга салу һәркемнең үз иркендә. "Әйе" дигән бюллетеньнәр саны күбрәк булып, җирле референдум уңай нәтиҗә бирсә, Актанышта яшәүчеләрдән җыелачак үзара салым акчасы нинди максатларда тотылачак? Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеровтан нәкъ менә шул хакта сораштырдык.
- 14 февральдә референдум бездә дә үтә. Үзләренең сайлау участокларына килүчеләрнең кулларына биреләчәк бюллетеньдә күпме акча җыю, аның күпмесен нинди максатларда тоту турындагы мәгълүмат күрсәтеләчәк. Без үзебезнең җирлек буенча түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү өчен максатчан җыем туплауны күздә тотабыз. Беренчесе - суүткәргечләрне капиталь төзекләндерү өчен 242 мең сум, икенчесе - йорт тирәләрен ремонтлауга 2 млн. 32 мең сум, өченчесе - авыл эчендәге юлларны төзекләндерү өчен 1 млн. 313 мең сум.
- Узган ел һәр кешедән 300әр сум җыелган иде, быел күпме булачак?
- Актаныш авыл җирлегендә теркәлгән (Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннардан һәм I төркем инвалидлардан кала) һәм 18 яше тулган һәр кешедән 500әр сум үзара салым җыю турында сүз бара.
- Альберт Индарифович, югарыда әйтелгән мәсьәләләрне җентекләбрәк күз алдына китерик әле.
- МТС ягында яшәүчеләрнең һәм депутат Дилфат Нәгыймовның әйтүе буенча, суүткәргеч торбалар төзек хәлдә түгел, су начар килә. Суүткәргеч линиягә капиталь ремонт үткәрүне күздә тотабыз. Депутат Римма Кустовадан аскы Актаныштагы Индустрия урамында суүткәргеч торбаларны ремонтлау турында тәкъдим керде, ул да планда каралды.
- Йорт тирәләрен төзекләндерү дигәндә кайсы тротуарлар күздә тотыла?
- Химиклар һәм Сөембикә урамнары кисешкән урыннан алып Аэропорт урамына тикле тротуар җәю эшен төгәлләүне максат итеп куябыз. Актаныш халкы мөрәҗәгате буенча, Муса Җәлил урамында "Аргамак" кибетеннән алып "Шатлык" кибетенә кадәрге арада тротуар салуны планлаштырабыз. Телевышка яныннан Агыйдел урамына туры юл тоташтырырга уйлыйбыз. Ленин проспектында район пенсия фондыннан башлап Актанышның 1нче мәктәбенә кадәрге тротуарга брусчатка җәюне ниятлибез. Бу халык күп йөри торган, иң начар сукмакларның берсе булып тора. Ленин проспектының Һади Такташ урамы белән кисешкән борылышыннан газучастокка кадәрге арага асфальт тротуар җәяргә дибез. Бу тирәдән дә җәяүлеләр күп уза, тик сукмагы язгы-көзге пычракларда йөрергә уңайсыз. Район мәдәният йорты һәм 2нче балалар бакчасы арасыннан саклык банкына кадәр бер тротуар үтә. Караңгы урын ул. Шушы балалар бакчасы тирәсендәге тротуарны яңартып, урамны яктыртып, халыкка уңайлылык
тудырырга тырышабыз.
- Авыл эчендәге юлларны төзекләндерү дигәндә, кайсы урыннарга үзара салым акчасы сарыф ителәчәк?
- Мәктәп урамындагы юлны яхшырту буенча мөрәҗәгатьләр керде. Ташлы ком җәеп, аны төзекләндереп бетерәсебез була. Җиңүнең 50 еллыгы урамы калган иде, аны да эшләп бетерү планга кертелде. 57нче бистәгә турыдан автомобиль юлы төзелгән иде бит, ләкин анда куркынычсызлык чараларын күрү зарур. Халыктан моның буенча күп мөрәҗәгатьләр керде. Шул юл кырыеннан җәяүлеләр өчен йөрергә уңайлылык тудыру буенча алда бик зур күләмле эшләр тора. Әлбәттә, бу иң күп чыгымнар сорый торган бик катлаулы эш булачак. Чөнки ике дамба, 3 урында юл тарайган урыннар бар. Гамил Афзал урамыннан башлап Баян Дәүләтов урамына кадәр 1300 метр озынлыкта тротуар салырга кирәк. Бүген 4 млн 500 мең сумлык смета төзелде, аны раслатасы, проект эшләтәсе бар. Билгеле, моңа үзара салым акчасы гына җитмәячәк, өстәмә чыганаклар табу буенча эш алып барыла.
- Техника хәрәкәте арткан саен, балаларга йорт ишегалдында уйнау мөмкинлекләре кысыла бара.
- 6 урында балалар уен мәйданчыгы урнаштыру турында уйлаштык. Бу эшне башлауны инде март-апрель айларына ук планлаштырдык.
- Актаныш халкы - үзенчәлекле халык, дияргә яратабыз, референдумга аларның мөнәсәбәте нинди?
- Җирлектәге мәсьәләләрне, проблемаларны күрсәтеп кенә калмыйча, аларны хәл итүдә үзләре дә катнашсын иде дигән теләк бар. Сорау-
тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итсеннәр. Актанышыбызның төзеклегенә битараф булмаган кешеләр, референдумда катнашып, үзләренең уңай тавышларын бирсеннәр, безне куәтләсеннәр иде. Бер-беребезгә ярдәмләшеп торыйк. Республика булышлык күрсәткән чагында, бу программадан читтә калмаска, файдаланып калырга кирәк. Үзегез уйлап карагыз: шушы 500 сумга республикадан 2000 сум акча өстәлгәч, начармыни?
- Референдум уңай нәтиҗә биргәндә, үзара салым акчаларын кайсы вакытта җыюны планлаштырасыз?
- 1 июньгә кадәр җыеп бетереп, Казанга җибәреп, аннан арттырып алып кайтып, җирлектә планлаштырган эшләрне эшләп бетерү өчен тотарга исәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев