Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Төп бурыч – тәртип бозуларны булдырмау

Район эчке эшләр бүлегендә 13 гыйнвар көнне узган традицион оператив киңәшмәдә 2015 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм агымдагы елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы инспекциясе җитәкчесе урынбасары Марат Сабиров, район башлыгы Фаил Камаев, прокурор Рамил Аскаров, Россия ЭЭМ Актаныш район бүлеге җитәкчесе Руфат Гайнетдинов, эчке эшләр...

Район эчке эшләр бүлегендә 13 гыйнвар көнне узган традицион оператив киңәшмәдә 2015 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм агымдагы елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.
Чарада Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы инспекциясе җитәкчесе урынбасары Марат Сабиров, район башлыгы Фаил Камаев, прокурор Рамил Аскаров, Россия ЭЭМ Актаныш район бүлеге җитәкчесе Руфат Гайнетдинов, эчке эшләр бүлегенең ветераннар һәм иҗтимагый совет рәисләре Васил Вахитов, Наил Сәлахов, бүлек хезмәткәрләре катнашты.
Актаныш районы эчке эшләр бүлеге эшчәнлек нәтиҗәлелеге буенча өченче категорияле 21 бүлек арасында республикада 15 нче урынны били. 2014 ел белән чагыштырганда, теркәлгән җинаятьләр саны 9 процентка артып, 181 булган. Аларны, нигездә, җиңел һәм уртача авырлыктагы җинаятьләр тәшкил итә. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең исә 26 очрагы теркәлгән. Аларның 93 проценты ачылган. Криминаль хәл килеп чыгу ихтималы булган урыннарда профилактик эшләр, махсус рейдлар үткәрү, патрульләр йөрү үзенең уңай нәтиҗәсен биргән. Криминаль хәлне контрольдә тотудан тыш, эшчәнлекнең кайбер юнәлешләрендәге күрсәткечләр дә яхшырган.
Иң күбе - урлашу очрагы
Барлык теркәлгән җинаятьләр арасында төп өлешне (54%) милеккә карата кылынган җинаятьләр алып тора. 2015 елда 66 урлашу очрагы теркәлгән, шуның 43 проценты ачыкланган.
Урлашуларның күбесе зыян күрүчеләрнең шәхси милекләре иминлеге, сакланышына салкын каравы аркасында, үз гаепләре белән килеп чыга. Сүз уңаеннан, 2016 елга чыккач, бәйрәм яллары чорында Актанышның "Ветеран" кибетен басканнар, 15 мең сумлык зыян килгән. Иң көлке дә, кызганыч та өлеше - кибет видеокамера белән җиһазланган булган, әмма кирәге шул кадәр генә булган, күрәсең, кибет товарлары артында капланып калган, караклар урынына алдына тезелгән товарларны төшергән ул. Нәкъ менә шундый игътибарсызлык караклыкның артуына, җиңел баерга яратучыларның иректә йөрүенә мөмкинлек бирә инде. Югыйсә, узган ел дәвамында участок вәкилләре тарафыннан оешма, предприятие, кибетләрнең техник сакланышы, ныклыгы тикшерелеп, бу объектларның хуҗалары, җитәкчеләр белән аңлату эшләре алып барылган, видеокүзәтү камералары, сигнализация урнаштыру зарурлыгы турында сөйләшүләр булган.
"Мегафон" һәм "Билайн" кәрәзле элемтә салоннарыннан телефон урлау очрагы буенча 8 тикшерү эше ачылган. Актаныш авылы буенча барысы - 30, Иске Сәфәрдә - 4, Чалманаратта - 3, Иске Байсар, Актанышбаш, Пучы, Иске Богады, Чуракайда - 2, Уразай, Татар Ямалы, Аккүз, Иске Кормаш, Әтәс, Татар Суыксуы, Кәзкәй авылларында 1 урлашу очрагы теркәлгән.
Саннарга күз салсак, районда шәхескә каршы җинаять кылуның артуы күренә. 2014 елда бу төр җинаятьнең 50 очрагы теркәлгән булса, үткән ел ул күрсәткеч 65кә җиткән. Аларның 8е авыр һәм аеруча авыр җинаятьләргә карый. Иң аянычлысы - районда узган ел 2 кеше үтерү очрагы булган.
Эчкән хәлдә кылынган җинаять очраклары, узган ел белән чагыштырганда, 50дән 54кә арткан. Актанышта - 9, Куянда - 6, Чалманарат, Актанышбашта - 4, Кәзкәй, Пучыда - 3, калган авылларда 1-2шәр шундый җинаять теркәлгән. Җәмәгать урыннарында эчкән хәлдә тәртип бозу очраклары кимегән, ел дәвамында 534 очрак теркәлгән.
Балигъ булмаган 5 яшүсмер тарафыннан район территориясендә 2015 елда 12 җинаять теркәлгән. Профилактик исәпкә ел дәвамында 15 балигъ булмаган яшүсмер, 24 тәртипсез ата-ана алынган.
Хокук бозуларны булдырмау һәм наркотик матдәләрнең таралуына юл куймау максатыннан, яшьләр күпләп җыела торган урыннарда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна саен рейдлар оештырыла.
Икътисади җинаятьләрне ачу иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. 2015 елда район буенча 9 шундый җинаять ачыкланган, аларның 5се - коррупцион юнәлештә. Мошенниклык буенча - 5, кредит-банк тармагына караган - 2, салым өлкәсендә 1 җинаять ачылган. Күчемсез милек, җир кишәрлеге әйләнеше юнәлешләре буенча эшчәнлек түбән дәрәҗәдә дип бәяләнде.
2015 елда юл-транспорт һәлакәтләре һәм анда зыян күрүчеләр саны кимегән, әмма юлда бер кеше зыян күрәме, күбрәкме - бердәй аяныч күренеш. 2014 елда 45 һәлакәт теркәлсә, үткән ел күрсәткеч 41 булган, аларда 14 кеше үлгән, 51е төрле дәрәҗәдә имгәнү алган.
Ел дәвамында 1101 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Алар өчен штраф салына, гаепле кеше аны түләгән очракта гына хокук бозучы җаваплылыкка тартылган дип әйтеп була. Район буенча бу төрдәге 585 эш каралган, 292,5 мең сум штраф салынган.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре эшчәнлегенең аерым юнәлешләре буенча тәнкыйть сүзләре әйтелде, күрсәткечләр түбәнәюнең сәбәпләре һәм шартлары җентекләп тикшерелде.
Ярдәмгә - халык дружиналары
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре саны тиешеннән ким, өстәвенә, кыскартулар бара.
- Мондый вакытта безнең ярдәмчеләребез булып ирекле халык дружиналары килергә тиеш, әмма гадәттә, төнге рейдларга өч оешма урынына бер оешма вәкиле генә килә, - дип сөйләде Руфат Гайнетдинов. - Хокук саклау эшчәнлегенә җәмәгатьчелек, профилактика субъектлары - ирекле халык дружинасы, ветераннар советы, комиссияләрнең көчен җәлеп итеп, темпны киметмичә эшләргә кирәк, - дип ассызыклады ул.
Район җитәкчесе Фаил Камаев игътибарны 2016 елдагы өстенлекле бурычларга - яшүсмерләр, балигъ булмаган балалар белән эшләүне көчәйтү, коррупциягә каршы көрәш, җинаятьчелек һәм аварияләр дәрәҗәсен киметү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерде.
ТР ЭЭМ инспекциясе җитәкчесе урынбасары Марат Сабиров исә коллективта бердәмлекне саклап, һәркемне үзе өчен генә түгел, уртак эш өчен дип хезмәт куярга чакырды. Халык арасында күбрәк булырга, җирлекләргә чыгарга, кешеләр белән күбрәк эшләргә кирәк дигән фикерне куәтләде.
Киңәшмәнең иң күңелле мизгеле исә бүлек ветераны Илгиз Әмировны 60 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләү булгандыр. Шулай ук, бу көнне хезмәткәр Илдар Корбанов тантаналы төстә лаеклы ялга озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев