Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Төп максат: Актаныш районына ящур (тилчә) авыруын кертмәү

Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе: Сайран һәм Үрмәкәй авылларындагы малларда тилчә, ягъни ящур авыруы булуы ачыкланды. Хәзер анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, химик дизинфекция эшләре бара. Район чиген узучы машиналарны да махсус сыекча белән эшкәртәләр. Ике авылдан 40 чакрым ераклыктагы барлык малларны яндыру каралган....

Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе: Сайран һәм Үрмәкәй авылларындагы малларда тилчә, ягъни ящур авыруы булуы ачыкланды. Хәзер анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, химик дизинфекция эшләре бара. Район чиген узучы машиналарны да махсус сыекча белән эшкәртәләр. Ике авылдан 40 чакрым ераклыктагы барлык малларны яндыру каралган. Мал хуҗаларына акчалата компенсация түләнәчәге билгеле. Бу төбәктән ит, сөт ризыклары алмаска киңәш ителә. Кизү Туймазыдагы иң зур авылларның берсе Кандрада да булырга мөмкин диелә.
Нәкъ шушы гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле, бүген Актанышта да, район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә, чираттан тыш ашыгыч киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә эшендә ветеринария белгечләре, авыл башлыклары катнашты.
Киңәшмә карары нигезендә инде бүгеннән район территориясенә БРыннан ит, сөт продукцияләрен, шулай ук тере мал кертү ТЫЕЛА. Районга керү юлларында (Чуракай, Тыңламас, Агыйдел елгасы аша су кичүе) махсус постлар булдырылып, район чиген узучы машиналар тикшерелеп торачак.
Шулай ук иртәгәдән, ягъни 8 октябрьдән, Актаныш районының Башкортстан белән чиктәш авылларында көтү чыгару ТУКТАТЫЛАЧАК.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Башкортстанда тилчә авыруы соңгы тапкыр 1977 елда теркәлгән булган.
Гадәттә ящур авыруын терлекләр авыруы дисәләр дә, аның белән кешеләр дә авырау очраклары теркәлгән. Нәрсә соң ул ящур? Ул вирус китереп чыгара торган чир һәм әлеге вируслы чирне антибиотиклар белән генә дәвалап булмый.
Яшь маллар бу вирус эләккәндә, тәүлек эчендә һәлак булалар. Олы маллар терелә, әмма аларның продуктлылыгы 20-30 процентка кими.
Ящурның кешегә ни дәрәҗәдә куркынычы бар соң? Вирус белән йогышланган продукт кулланса, чир кешегә дә эләгә. Кешегә чирнең кайнамаган сөт, чи ит белән эш иткәндә эләгүе дә ихтимал.
Ящур-икътисади яктан зур зыян сала торган афәт. Ул-терлекләр кырылуга, продуктлылыкны югалтуга, малларның авырлыгы кимүгә, үрчемгә зыян китерә торган һәм башка күп кенә чыгымнар. Шуңа күрә дә инфекцияне кертмәү чарасын күрү-профилактиканың иң ышанычлы юлы булып санала һәм моңа алдан ук әзерлек күрергә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев