Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Татарстан лидеры мөрәҗәгатендә, аерым алганда: "Мөхтәрәм татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем төп дәүләт бәйрәмебез - Республика көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Үткән чирек гасырда без бергәләп бик күпкә ирештек. Татарстан икътисади авырлыкларны җиңеп, уңышлы иҗтимагый-икътисади үсеш юлына басты. Киң җәмгыяви фикерләшүләрдән соң кабул ителгән Стратегия-2030...

Татарстан лидеры мөрәҗәгатендә, аерым алганда:
"Мөхтәрәм татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем төп дәүләт бәйрәмебез - Республика көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Үткән чирек гасырда без бергәләп бик күпкә ирештек. Татарстан икътисади авырлыкларны җиңеп, уңышлы иҗтимагый-икътисади үсеш юлына басты. Киң җәмгыяви фикерләшүләрдән соң кабул ителгән Стратегия-2030 киләчәккә яңа бурычлар билгеләде.
Без керткән барлык үзгәрешләрнең шиксез өстенлеге - халык ихтыяҗы, кеше капиталын үстерү. Сүз сәламәтлекне саклау һәм белем бирү өлкәләренең яңа сыйфаты, яшәү өчен уңайлыклар тудыру, дәүләт белән гражданлык җәмгыяте институтлары, дәүләт белән шәхес арасында заманча мөнəсəбəт формалаштыру турында бара.
Республика эзлекле рәвештә иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм тынычлык, төрле милләт һәм дин вәкилләре конструктив бәйләнештә торган территория статусын ныгыта. Бу аеруча бүген - дөньяда борчулы тенденцияләр арткан вакытта бик мөһим. Гражданлык тынычлыгын, милләтара һәм динара татулыкны саклау турында дәүләт белән җәмгыять бергәләп кайгыртырга тиеш.
Алда торган республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлауларда татарстанлылар республика киләчәген билгеләүгә җаваплы карарлар, күчүчәнлек һәм яңарыш тəэмин итәрләр дип ышанам.
Үткән елларның иң әһәмиятле казанышы - республикабызның федераль үзәк белән ныклы һәм нәтиҗәле мөнәсәбәттә булуы. Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгы белән Татарстан илебезнең терәк төбәгенә әйләнде, федерация субъектлары арасында алдынгы урынын ныгытты.
Бүген Татарстан киләчәккә йөз тота. Көчле югары технологияле җитештерү өлкәсе, Иннополис IT-индустрия үзәге, яңартылган яр буйлары, парклар һәм скверлар - болар барысы да үзгәрешләрнең күзгә күренә торган символлары. Югары тизлекле Мәскәү-Казан магистрален төзү турындагы килешү, яшь талантларны табу һәм аларга булышлык күрсәтү, республикабызга туристларны җәлеп итү буенча барган зур эш тә шуңа юнәлгән.
Татарстанда Универсиада артыннан спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты стартлары уңышлы узды. Бу футбол чемпионаты һәм алдыбызда торган башка беренчелекләр дә югары дәрәҗәдә узар дигән ышаныч бирә.
Иң мөһиме, спорт үсеше күпләгән кешенең тормыш юнәлешен үзгәртә. Сәламәт яшәү рәвеше, кунакчыллык белән горурланырга һәм моңа һәрчак омтылырга кирәк.
Кадерле дуслар! Икътисади һәм иҗтимагый үзгәрешләр, тотрыклылык һәм җәмгыяви татулык, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү көчебезгә һәм иң кыю мәсьәләләрне чишә алу сәләтенә ышанычыбызны ныгыта. Сезгә хезмәтегездә зур уңышлар, бәхет һәм иминлек телим. Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!"- диелгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев