Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТР ҮСК барлык бюллетеньнар эшкәртелеп, Татарстан Президенты постына сайлау йомгакларын игълан итте

Татарстанда яшәүче сайлаучыларның республика Президентына дәгъва кылган кандидатлар өчен бирелгән тавышлары түбәндәгечә булды. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында җиткерелде. ҮСКнән турыдан-туры элемтә "Пирамида" комплексында Бердәм мәгълүмати үзәгендә оештырылды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова әйтүенчә, барлыу сайлау комиссияләре беркетмәләре эшкәртелгән. Сайлауга килү күрсәткече 84,2 процент тәшкил...

Татарстанда яшәүче сайлаучыларның республика Президентына дәгъва кылган кандидатлар өчен бирелгән тавышлары түбәндәгечә булды. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында җиткерелде. ҮСКнән турыдан-туры элемтә "Пирамида" комплексында Бердәм мәгълүмати үзәгендә оештырылды.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова әйтүенчә, барлыу сайлау комиссияләре беркетмәләре эшкәртелгән. Сайлауга килү күрсәткече 84,2 процент тәшкил итә. ТР Президентын сайлауда барлыгы 2 млн 443 мең 582 сайлаучы катнашкан. Бу сайлаучыларның гомуми саныннан 84, 07 процент дәрәҗәсендә.
Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 306 мең 844 кеше тавыш биргән. ЛДПР кандидаты Руслан Йосыпов өчен 19 мең 778 сайлаучы (0,81 процент), КПРФ кандидаты Хафиз Миргалимов яклы 62 мең 542 сайлаучы (2,6) процент тавыш бирелгән. Рушания Билгилдиева 40 мең 954 кеше, ягъни барлык сайлаучыларның 1,68 процентының тавышын җыйган.
Шул рәвешле, ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов сайланганын игълан итте. Сайлаулар закон нигезендә, барлык таләпләргә буйсынып узды, дип танылды. ТР ҮСК әгъзалары бу хакта беркетмәне имзалады.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев