Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Тракторчы-машинист – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе

9 февраль көнне технологик техникум үзенең чыгарылыш студентларын олы тормыш юлына озатты. Бу көнне биредә 124а төркемендә белем алган, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән 15 егет кулларына диплом һәм трактор йөртү өчен таныклык алды. (Фотолар http://aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/item/3478-aktanyish-tehnologik-tehnikumyi-үz-studentlaryin-hezmәt-yulyina-ozattyi-fotomizgellәr.html) Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда ил эшче һөнәрләренә кытлык кичерә. Авылларда механизаторлар, завод-фабрикаларда эшчеләр җитми....

9 февраль көнне технологик техникум үзенең чыгарылыш студентларын олы тормыш юлына озатты. Бу көнне биредә 124а төркемендә белем алган, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән 15 егет кулларына диплом һәм трактор йөртү өчен таныклык алды. (Фотолар http://aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/item/3478-aktanyish-tehnologik-tehnikumyi-үz-studentlaryin-hezmәt-yulyina-ozattyi-fotomizgellәr.html)
Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда ил эшче һөнәрләренә кытлык кичерә. Авылларда механизаторлар, завод-фабрикаларда эшчеләр җитми. Ә Актаныш технологик техникумы ел саен үзенә җитәрлек укучыларын туплап килә. Быелгы уку елында бюджет төркемендә 208 укучы белем ала. Алар техник-механик, техник-технолог, хисапчы, тракторчы-машинист, пешекче-кондитер һөнәрләрен үзләштерәләр.
- Безнең техникум бик нык үзгәрешләр кичерә. Биредә зур ремонт эшләре башланды. 40 ел эшләсәк тә, мондый ремонтны күргән юк иде. Укучыларыбыз якын киләчәктә якты, җылы биналарда белем алырлар. Шулай ук техникумның матди-техник базасы да яңарыр дип ышанабыз, - ди өлкән мастер Илнур Фәйрушин.
Залда исә йөзләре сөенечтән балкыган чыгарылыш укучылары. Әле кайчан гына бирегә килгән балалар инде бүген кулларына диплом алалар. Аларны тәбрикләү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре, әти-әниләре дә килгән иде.
- Актаныш - авыл хуҗалыгы районы. Безнең халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Киләчәктә дә авылларыбыз яшәсен дисәк, шушы тармакларны бетермәскә тиешбез. Җирлектә 18 хуҗалык бар. Аларның нигезен эшче кадрлар тәшкил итә. Бу юнәлештә эшләүче, әлеге хуҗалыкларга тиешле кадрлар әзерләүче технологик техникумның булуы сөендерә. Без биредә укыган студентларны эш белән тәэмин итәргә һәм торак шартларын да карарга тиешбез. Бүгенге көндә хуҗалыкларга эшче кадрлар кирәк. Кайдан эш табыйм микән диясе түгел. Эшкә урнашып, яхшы хезмәт хаклары алып эшләргә һәм мул тормышта яшәргә язсын сезгә, - диде Илнар Фәттахов.
- Кадерле балалар, әти-әниләр, сезне әлеге истәлекле көнегез уңаеннан ихластан тәбрик итәм. Һөнәр училищесы, бүген инде технологик техникум һәрвакыт район үсешендә зур роль уйнаган уку йорты булды. Эшләү дәверендә уку йорты районыбызга күп белгечләр әзерләп чыгарды. Алар хуҗалыкларда матур гына хезмәт итәләр. Безнең авыл хуҗалыгы көннән-көн үзгәрешләр кичерә. 30-40 еллар элек чыккан техника искерде. Без хәзер заманча техниканы иярлибез. Алар белән иадрә итү өчен нәкъ менә сезнең кебек, укыган белгечләр кирәк. Ата-
аналарга да, балаларыгызны читкә җибәрмәгез, туган җиребездә хезмәт итсеннәр, бәхетләрен туган якларында тапсыннар диясем килә, - дип, изге теләкләрен ирештерде Дәниф Харисов. Аның теләкләренә хуҗалык җитәкчеләре дә кушылып, һәрберсе үз фикерен әйтте.
Ата-аналар исеменнән Фиразия Сабирова сүз алып, балаларына төпле белем биргән укытучылар коллективына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ә балаларга исән-сау эшкә урнашып, тормышта үз урыннарын табуларын теләде.
Шунысы куандыра: быел техникумны тәмамлаучы егетләрнең берсе дә эшсез калмаячак. Аларның өчесе - "Башак", берсе - "Тамыр" хуҗалыгына, икесе - "Әнәк" агрофирмасына, берсе - "Актаныш" агрофирмасына , берсе - мехотрядка, калганнары төрле фермер хуҗалыкларына эшкә кайтачак.
- Ике укучыбыз киләчәктә укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә уйлый, - ди мастер Ришат Сабиров.
Бу көнне, техникум тарихында беренче тапкыр буларак, бер чыгарылыш укучысы белән өч яклы килешү төзелде. Мәсәде авылы егете Альберт Маровны техникумга эшкә алдылар.
- Миңа механизатор һөнәре бик якын. Чөнки әтием Олег та механизатор булып эшләде. Кечкенәдән аның янында кайнашып үскәч, техника серләренә аннан да төшендем. Биредә җитәкчем Илнур абый Солтанов, мастерыбыз Ришат абый Сабиров ярдәмендә тагын да күбрәк белдем. Техникум җитәкчесе Таһир абый Әхмәев биредә эшкә калырга тәкъдим иткәч, нык сөендем. Әлегә тракторчы-машинист булып эшләячәкмен. Киләчәктә укуымны дәвам итеп, мастер булып эшләргә уйлыйм, - ди Альберт.
Техникум директоры Таһир Зиннур улы киләчәктә дә үзләрендә укыган укучыларын эшкә калдырып, кадрлар составын тулыландырачакбыз диде һәм изге теләкләрен җиткерде:
- Бүген минем өчен дә аеруча дулкынландыргыч көн. Тормышта иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булган тракторчы-машинистларны чыгарабыз. Соңгы елларда һөнәри белем бирүче уку йортларына җитәкчеләрнең йөз белән борылуы аеруча сөендерә. Киләчәктә безнең техникум ресурс үзәге булыр дип көтелә. Димәк, биредә авыл хуҗалыгы өчен кирәкле һөнәр ияләрен әзерләп чыгаруның да сыйфаты артачак дигән сүз. Укучыларга белем бирү өчен кабинетларның, лаборатория бүлмәләренең дә җиһазлары яңарыр дип өметләнәбез. Биредә укырга теләге булган балаларның да саны артыр дибез. Бүген техникум бусагасын атлап чыгучы балаларга ак юл, тормышта югалып калмыйча, илебезгә хезмәт итүләрен телим.
Таһир Зиннур улының сүзләренә кушылып, Амин диясе генә кала. Килгән кунаклар ахырдан техникум коллективы тарафыннан куелган концерт программасын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев