Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Тәртип булдыруның бердән-бер юлы - гараж кооперативы төзү

22 апрель көнне Актаныш авылының Көньяк урамында урнашкан гараж хуҗалары район башлыгы Фаил Камаев белән очрашты. Очрашуның төп максаты: гараж яны территорияләрен тәртипкә китерү, аларны теркәү буенча эшчәнлек алып бару иде. Очрашуга халык шактый җыелды, бу аңлашыла да, чөнки территориядә 200дән артык гараж исәпләнә. Хуҗаларда тирә-яктагы тәртипсезлек зур ризасызлык тудыра....

22 апрель көнне Актаныш авылының Көньяк урамында урнашкан гараж хуҗалары район башлыгы Фаил Камаев белән очрашты. Очрашуның төп максаты: гараж яны территорияләрен тәртипкә китерү, аларны теркәү буенча эшчәнлек алып бару иде.
Очрашуга халык шактый җыелды, бу аңлашыла да, чөнки территориядә 200дән артык гараж исәпләнә. Хуҗаларда тирә-яктагы тәртипсезлек зур ризасызлык тудыра.

Бүгенге көндә бу территория чүплекне хәтерләтә: нинди генә төр чүп-чар юк биредә. Иң кызыгы- ул чүпләрнең хуҗалары юк. Кем ташлаган аларны бирегә? Кемнең битарафлыгы нәтиҗәсендә гараж яннары ташландык хәлдә?

Бу проблеманы чишүнең бердән -бер юлы - гараж кооперативы төзү. Фаил Камаев җыелган халыкка нәкъ шушы тәкъдим белән чыкты.

Кооператив төзелгән очракта, биредә баганаларга утлар куелачак, корылмаларга электр линияләре сузылачак. Гараж территориясенә чүп тугу контейнерлары, шлагбаум куйдыру да эшләнмәслек эш түгел.

Бары тик бердәмлек һәм кулга-кул тотынышып эшне башлау гына кирәк.

P.S. Очрашуда яңгыраган фикерләрне тынлап торган бер абзый, ярым пышылдап, "фантастика бит бу!!! " - , дип әйтеп куйды. Могҗизалар заманында яшибез бит, җәмәгать - ныклап тотынганда, бәлки гаражлар урнашкан урамга да бәйрәм "килер"!

ТЕМАНЫ ДӘВАМ ИТКӘН ФОТОЛАР МОНДА ДА БАР: http://www.aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/item/3924-k

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев