Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Әтәс авыл җирлеге сулышы

Әтәс авыл җирлегенең хисап җыелышы җәй көне генә сафка баскан өр-яңа җәмәгать үзәгенең җылы, якты залында узды. Шушы хозурлык тәэсирендәме - ихластан сөйләшү, җанлы аралашу, рәхмәтләр әйтешү әлеге җыенны рәсмилектән арындырды, нур иңгәндәй, кешеләр күңеленә яктылык өләште. Борчыган проблемалар, күтәрелгән сораулар да кемгәдер каты бәрелүдән бигрәк, бергәләп хәл итәргә кирәклекне...

Әтәс авыл җирлегенең хисап җыелышы җәй көне генә сафка баскан өр-яңа җәмәгать үзәгенең җылы, якты залында узды. Шушы хозурлык тәэсирендәме - ихластан сөйләшү, җанлы аралашу, рәхмәтләр әйтешү әлеге җыенны рәсмилектән арындырды, нур иңгәндәй, кешеләр күңеленә яктылык өләште. Борчыган проблемалар, күтәрелгән сораулар да кемгәдер каты бәрелүдән бигрәк, бергәләп хәл итәргә кирәклекне җай гына аңлата иде кебек.
Иске клубның шыксыз, салкын залында җыелышлар да төксе төстә узган булган икән, ләбаса. Шушы көннең бер киләсен әтәслеләр ничәмә-ничә еллар көтеп алды бит. Сабыр итә-итә көттеләр. Ниһаять, морадларына ирешкән җирлек кешеләренә нурлы залга җыелышып, бер-берләре белән аралашулар, төрле чаралар уздырулар насыйп булды. Җылылыкның кадерен белеп алган авылдашлар инде Аллаһ йортына газ кертергә кирәк дигән фикерне куәтләп, Әтәс, Апач авыллары арасында төзелгән мәчетне дә җылытырга җыеналар.
Сентябрьдә булган сайлаулардан соң, Әтәстә дә җирле депутатлар составы яңарды. Шул исәптән җирлек башлыгы да, хәзер бу эшне Эльвира Насыйрова башкара. Җыелышта катнашучылар озак еллар шушы вазифаны үтәп, әлеге җәмәгать үзәген төзүдә дә башлап йөрүчеләрнең берсе булган, хәзер лаеклы ялга чыккан Мирзагали Гыймазетдиновка рәхмәтләрен белдерделәр.
Җирлек 2015 елда 5 төрле дәүләт программасында катнашып, күп кенә социаль-икътисади проблемаларын хәл итүгә ирешкән. Шуңа күрә халкы республика һәм район җитәкчелегенә, шулай ук һәрдаим матди ярдәм күрсәтеп, авыл юлларын кардан арындырып торучы "Әнәк" агрофирмасына рәхмәтле.
Әтәс җирлегенә 6 авыл керә. 700 кеше исәпләнә, шуның 332се - эш яшендә. 6 авылда 326 шәхси хуҗалык булып, шуларның нибары 246сында гына кеше яши. Апачта - 18, Әтәстә - 3, Чирүдә - 8, Иске Бикчәнтәйдә - 17, Чыныкта - 3, Чатта 25 ихата буш тора.
Хуҗасыз милекләрнең артуы, халык санының елдан-ел кими баруы урынлы борчу тудыра. Ара-тирә яңа йорт төзүчеләр дә бар, билгеле. 2015 елда, мәсәлән, Бикчәнтәйдә 2 өй салынган. 2016 елда Әтәстә - 2, Чатта 1 йорт дәүләт программалары нигезендә төзелер, дип планлаштырыла.
Авыл урамнарында хуҗалы һәм хуҗасыз этләрнең бәйсез йөрүләренә борчылып сүз алучыларның зарларыннан әлеге мәсьәләнең әле һаман чишелеш тапмаганлыгы аңлашыла.
- Хуҗалы этләрегезне бәйдә тотыгыз дип кисәтеп чыктык. Алга таба да үзгәрешләр булмаса, аларны иреккә җибәрүчеләргә карата административ чаралар күрергә туры киләчәк, - ди Эльвира Флүн кызы.
Ул бер үк вакытта тиешсез урынга чүп түгүчеләрне дә кисәтергә мәҗбүр булды:
- Су буйларына чүп түккән кешеләргә үземнең дә очраганым бар. Мондый хәлләр башка кабатланмасын иде.
Җыелышта төрле проблемалар кузгатылды. Авыл кибете бинасының (шәхси кибет) салкын булуыннан да зарландылар.
- Бәяләре дә чагыштырмача кыйммәтрәк, - дигән фикерләр дә әйтелде җыелышта.
18 яше тулган, җирлектә пропискада булган, I төркем инвалидлардан тыш, 479 кешедән 200әр сумнан үзара салым җыелган, түләмичә калучы булмаган. Быел аны 300әр сумнан җыярга исәпләп торалар.
Дини бәйрәмнәргә игътибар арту җирлек кешеләренең иманлы булырга омтылуларын, ислам диненә хөрмәтләрен күрсәтә.
- Корбан бәйрәмендә 24 урында корбан чалынды. "Әнәк" агрофирмасы ярдәме белән чалынган корбан ите Әтәс, Апач, Иске Бикчәнтәй, Чирү авылларындагы 34 мохтаҗ өлкән кешегә өләшенде. Ә Чат авылында "Чәчер" хуҗалыгы аш мәҗлесе үткәрде. Шушы дини йолаларыбызны саклау, дәвам итү максатыннан, мәчетебездә гает намазы укылды. Намазга баскан өлкәннәр арасында яшьләр һәм балалар булу бигрәк тә сөендерә. Бүген дә мәчетебез даими эшли, - диде җирлек башлыгы.
Ярминкәләрдә катнашу өчен шәхси техникасы белән ярдәм иткән Назим Салиховка, Чирүдәге буаның торбасын ремонтлауда булышкан Равил Әминов, Рузил Насыйров, Илдар Фәрхетдинов, Рәдиф Хәбибуллинга һәм башка эшләрдә актив катнашкан авылдашлар адресына рәхмәт сүзләре әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев