Актаныш

Цифрлы рентген аппараты нурланышны ике тапкыр азрак бирә

1 декабрьдән район үзәк хастаханәсендә яңа, цифрлы рентген аппараты эшли башлады. 18 декабрь көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев яңа рентген бүлмәсенең эшчәнлеге белән танышты. Соңгы елларда үзәк хастаханәдәге медицина жиһазларының яңара баруы сөенечле хәл. Чөнки заманча жиһазлар булмаса, табиблар күз белән генә карап, дөрес диагноз куя алмыйлар. Рентген аппараты...

1 декабрьдән район үзәк хастаханәсендә яңа, цифрлы рентген аппараты эшли башлады. 18 декабрь көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев яңа рентген бүлмәсенең эшчәнлеге белән танышты.
Соңгы елларда үзәк хастаханәдәге медицина жиһазларының яңара баруы сөенечле хәл. Чөнки заманча жиһазлар булмаса, табиблар күз белән генә карап, дөрес диагноз куя алмыйлар. Рентген аппараты бик искергән иде. Хәтта ул күп очракларда сынган сөякләрне дә дөрес күрсәтә алмады. Авырулар исә табибларны дөрес диагноз куймыйлар дип битәрләде. Менә, ниһаять, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның ярдәме белән ноябрь ахырында өр-яңа рентген аппараты кайтты. "Электрон" дип аталган әлеге жиһазны урнаштырганчы бүлмәсен ремонтлаганнар.
- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Президентына хат язып, аның хуплавы нәтижәсендә алынды әлеге цифрлы рентген аппараты. Мондый заманча жиһаз республикада бишәү генә. Аны махсус белгечләр килеп урнаштырып, көйләп китте. Әлеге рентген аппаратыннан төгәл сурәтләр алып, дөрес диагноз куелыр һәм дәвалауга ярдәм итәр дип ышанам, - ди Фаил Камаев.
Чынлап та, әлеге аппараттан төшерелгән сурәтләрдә бөтен әйбер дә ачык күренеп тора.
- Әлеге җиһазның бәясе 9 миллион сумга якын булды. Якын киләчәктә кечкенә балаларны рентгенга төшергәндә бәйләп куяр өчен махсус каешлар кайтарту буенча эшлибез. Чөнки кечкенә балалар тик тормый, - дип, фикерләре белән уртаклашты район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов. - Бу цифрлы рентген аппараты бик сыйфатлы. Хәзер без цифрлы сурәтләрне дискларга яздырып, республика хастаханәләрендә эшләүче табиблардан консультацияләр дә ала, шулай ук авыруларның үзләренә дә дискларга яздырып бирә алабыз.
Рентген, флюорография аппаратлары кеше организмындагы тайпылышларны күрсәтүе белән мөһим булса да, алар сәламәтлеккә күпмедер зыян да сала, нурланыш чыгара. Ә әлеге заманча аппарат кешенең имгәнгән урыннарын төгәл күрсәтү өстенә, нурланышны элеккеләренә караганда ике тапкыр әзрәк бирә.
- Элекке аппарат белән эшләве авыррак, сурәтләр тонык иде. Алардан кешенең кайсы органы имгәнгәнен күрүе авыр иде. Монысы белән эшли башлагач, шул тикле рәхәт. Табибларга да дөрес диагноз кую хәзер күпкә жиңелрәк. Көнгә 35-40лап кешене рентгенга төшерәбез, - ди хастаханәнең өлкән рентген-лаборанты Рузил Ямалов, сөенече белән уртаклашып.
Әлеге жиһазның ватылмыйча, халыкка озак хезмәт итүен генә телисе кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: