Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Туган тел көнендә Актанышта төбәкара фәнни семинар үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 21 февраль - халыкара туган тел көнендә, йөзьеллык тарихы булган Актанышның беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе кунаклар кабул итте. Биредә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия" дип исемләнгән төбәкара фәнни семинары үтте. Семинар эшендә Татарстаннан гына түгел, күрше...

Бүген, 21 февраль - халыкара туган тел көнендә, йөзьеллык тарихы булган Актанышның беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе кунаклар кабул итте. Биредә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия" дип исемләнгән төбәкара фәнни семинары үтте.
Семинар эшендә Татарстаннан гына түгел, күрше Башкортстан республикасыннан да педагоглар катнашты. Чыннан да, төбәкара чарада катнашучыларның географиясе шактый киң иде: Җәлил бистәсе, Актаныш, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Азнакай, Сарман, Чирмешән, Әлмәт, Мөслим районнарыннан 50дән артык мөгалим тәҗрибә уртаклашты биредә.
Чарада катнашучылар өчен кул эшләреннән, милли рухыбызны чагылдырган китаплардан күргәзмәләр оештырылган иде.
Семинарны мәктәпнең методик эшләр буенча директор урынбасары Гөлнара Әхмәтова ачты. Ул залда утыручыларны мәктәпнең тарихы,аның эш юнәлеше, укытучылар коллективы белән таныштырды.
Шунысы игътибарга лаек, 2006 елдан табигый-математик циклны профильле укыту буенча эшчәнлек алып барган әлеге белем йортының горурланырлык уңышлары шактый: 2016 елда ул ТРсының "100 иң яхшы авыл мәктәпләре", "РФнең 200 иң яхшы авыл мәктәбе" гомумроссия базасына кертелде.
Бүген биредә 83 мөгаллим 764 укучыга белем һәм тәрбия бирә. Аларның 19ы - югары квалификацион категориягә, 51е- беренче квалификацион категориягә ия. 3се - "ТРның атказанган укытучысы", 5се - "РФнең мактаулы хезмәткәре", 5се - "ТРның мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" күкрәк билгесенә ия. Араларында "Милли белем бирү буенча өстенлекле проект", "Безнең иң яхшы укытучы", грантлары ияләре дә, Бөекбританиядә стажировка үтүчеләре дә бар.
Семинарда катнашучылар көн дәвамында ачык дәресләрдә, мастер-классларда булдылар, районның милли мәгариф эшчәнлеге белән таныштылар, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Семинар кысаларында "Татар әдәбиятын укытуда актуаль мәсьәләләр" темасына КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Гомәр Филгиз улы Даутов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев