Актаныш

Туган телгә мәхәббәт уятучы мөгаллимә

Тышта, бөтерелеп-бөтерелеп, ап-ак кар ява. Бар дөньяны гына түгел, кешеләр күңелен дә аклыкка күмәргә теләгәндәй, әле берәүгә, әле икенчегә куна. Ә менә язмам героеның күңеленә аклык, сафлык тумыштан салынган, күрәсең. Кайчан гына очрасаң да, аның ачык йөзе, шат күңеле сине дә шул халәткә алып кереп китә. Күңелең күтәрелә, дөньяга башка...

Тышта, бөтерелеп-бөтерелеп, ап-ак кар ява. Бар дөньяны гына түгел, кешеләр күңелен дә аклыкка күмәргә теләгәндәй, әле берәүгә, әле икенчегә куна. Ә менә язмам героеның күңеленә аклык, сафлык тумыштан салынган, күрәсең. Кайчан гына очрасаң да, аның ачык йөзе, шат күңеле сине дә шул халәткә алып кереп китә. Күңелең күтәрелә, дөньяга башка күзлектән карый башлыйсың. Әйе, язмам Ләйсән Әминова хакында.
... Татар халкының милли көе яңгырый. Чираттагы дәрескә дәшеп, күңелнең иң нечкә кылларына кагылучы әлеге көйгә ияреп, укытучының аяклары сыйныф бүлмәсенә, яраткан укучылары янына атлый. Ә анда үзен хөрмәт итүче, яратучы ничә күз төбәлгән аңа. Шушы карашлар аны хезмәтенә дәртләндерә, яшәргә көч бирә. Укытучы һөнәрен сайлавына һич үкенми ул. Әгәр кабат балачагына кайтып, һөнәр сайлау алдында калса да, икеләнмичә, шушы юлны сайлар иде.
Балачак. Һәр кеше өчен иң кадерле еллар... Ләйсән апа да балачак елларын сагынып искә ала.
- Гомер узган саен, кеше үзенең үткәненә ешрак борылып карый. Мин дә артыма борылып карыйм да, туган авылым - Иске Сәфәрне исемә төшерәм. Искиткеч матур табигате, матур күңелле кешеләре, һәм, әлбәттә, күңелемдә якты эз калдырган укытучылары белән кадерле ул миңа.
Ләйсән апа авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре Галиәкбәр абый белән Мөҗәллия апаның биш балалы гаиләсендә дүртенчесе булып дөньяга килә. Галиәкбәр абый сугыштан соң район финанс бүлегенә инспектор-ревизор булып урнаша һәм гомер буе шунда хезмәт куя. Мөҗәллия апа исә авылның почта бүлекчәсен җитәкли. Ләйсән апаның әдәбиятка тартылуы да, мөгаен, әнисеннән күчкәндер. Югыйсә, гаиләдәге дүрт кызның дүртесе дә укытучы һөнәрен сайламас иде. Бүгенге көндә аларның барысы да танылган укытучылар. Ә абыйлары, мәрхүм Афарим абый Хаҗиевне райондашлар үткен каләмле журналист, яхшы җитәкче буларак хәтерлидер.
- Безнең өйдә китаплар, газета-журналлар бик күп иде. Кышкы озын кичләрдә өстәл тирәли җыелып утырабыз да, әни безгә китаплар укый. Ул вакытларны әле дә сагынып искә алам. Шушындый тәрбия аша әнкәй бездә әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгәндер. Ә җәйге көннәр әткәй белән бәйле. Әткәй безне атка утырта иде дә, урманга, болынга алып бара иде. Әллә сугышта разведчик булганга, әткәй урмандагы һәр бөҗәкне, агачны белә иде. Шуларны безгә аңлата, төшендерә иде. Ә инде туган авылы Мөслим районы Сикия авылына кайтканда, алар әнкәй белән кычкырып җырлап баралар иде. Шушы мизгелләр күңелемнең иң тирән җирендә саклана. Безгә тәрбия бирүдә әткәй белән әнкәйдән кала тагын бер кешене әйтмәсәм, дөрес булмас дип уйлыйм. Ул - апа (әнисе Мөҗәллия апаның апасы Мәкнүнә апа). Без аны олы хәрефләр белән апа дип йөртә идек. Чөнки әткәй белән әнкәйдән нәрсә генә сорасак та, алар: "Апагыздан сорагыз", - диләр иде. Төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә сөйләр өчен апаның шигырьләре әзер иде. Без үзебезне белә башлаганнан бирле шигырь ятладык. Әлбәттә, мәктәптә укыткан укытучыларымның да өлеше зур булды.
Ләйсән апа сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. 1981 елда кулына диплом алган белгечне Богады мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгелиләр.
- 31 августта беренче сыйныфка керәсе балаларны җыйганнар. Сыйныфка керсәм, анда 37(!) бала. 24е - беренче, 13е өченче сыйныф укучылары. Әлбәттә, авырлыклары булгандыр. Яшь, тәҗрибәсез вакытлар бит. Мәктәп директоры Адис абый, укытучылар Вәсилә, Галия, Тәнзилә, Флүзә, Рҗүдә апалар мине үз араларына алдылар, өйрәттеләр. Анда эшләгән елларны иң рәхәт елларым дип исәплим.
Ике ел эшләгәннән соң, Ләйсән Әминова Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бер елдан соң, 1984 елда үзенең гомерлек яры Фаяз абый белән кавышып, гаилә коралар, һәм Ләйсән апа читтән торып укуга күчә. 1985 елда - беренче, 1986 елда икенче уллары дөньяга килә. Шулай булса да, Ләйсән апа бер сессиясен дә калдырмыйча укуын тәмамлап чыга. Моның өчен ул тормыш иптәше Фаяз абыйга, әниләренә, каенанасына бик рәхмәтле. Актанышка яшәргә күчкәч, Ләйсән апа башта аскы Актаныштагы балалар бакчасында, аннан "Карлыгач" балалар бакчасында эшли. Мәктәпкә барырга, нигәдер, кыюлыгы җитми аның. 1991 елда исә, тәвәккәлләп, Актанышның 1 нче мәктәбенә укытырга килә. Анда хезмәт куйган елларында 12 ел район методик берләшмәсен җитәкли. Республикада медаль эшләрен тикшерү комиссиясендә эшли. Әдәбият галимнәре Альберт Яхин һәм Флера Ганиева белән әдәбият буенча дәүләт стандартлары төзүдә катнаша. 2000 елда республиканың "Мәшһүр татар теле укытучысы" исеменә лаек була.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат ачылгач, Ләйсән Әминова шунда укытырга күчә. Биредә дә ул, бар күңеле белән, укучыларга белем һәм тәрбия бирүен дәвам итә. Укучылары ел саен олимпиадаларда урыннар яулый. Саннарга күз салсак, соңгы биш елда аның республикада 13 призлы урыны булуын күрәбез. Шулай ук халыкара олимпиадада да аның укучысы Гран-при яулый, узган ел катнашучылары беренче урын ала. "Алтын каләм", "Илһам", "Илһамлы каләм" республика бәйгеләрендә җиңүчеләр арасында да аның укучылары бар. Әйе, мөгаллим буларак укучыларында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә көчен дә, вакытын да кызганмый ул. Гимназия-интернатта чыгып килүче "Ак җилкән" газетасының әдәби консультанты да булып тора. Шуңадыр - укытучылары юлыннан китүче укучылары бихисап. Шуларның уңышларына сөенеп, хезмәтләренең бушка китмәвенә куанып эшли мөгаллимә. Үзенең хезмәтләре дә хаклы рәвештә бәяләнә. "Казанның 1000 еллыгы" юбилей медаленә, "Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре" исеменә, 2013 елда Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек була. Дүрт ел рәттән "Иң яхшы укытучы" гранты, район хакимияте гранты иясе дә ул.
- Минем эшләү дәверендә юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Бигрәк тә Богады мәктәбендә директор булган Адис абыйга, Актанышның 1 нче мәктәбе директоры Илгизәр Фәтхел улына, район мәгариф бүлегендә милли мәсьәләләр буенча урынбасар булып эшләгән Хәмидә Тимербай кызына чиксез рәхмәтлемен. Аннан безнең райондагы татар теле укытучылары барысы да билгеле шәхесләр иде. Чуракайдан Лидия апа Акмалова, Әтәстән Зәкия апа Ибраһимова, Иске Сәфәрдән Люция апа Гайнетдинова, апам Инсия Хаҗиева, Кировтан Мәдәния апа Хәмидуллина. Алар мине яратып үз араларына алдылар. Бүген аларга да рәхмәтемне җиткерәм.
- Ләйсән апа, озак еллар укыткан укытучы буларак, элекке һәм хәзерге белем бирү системасына карата фикерегезне дә беләсе килә иде.
- Бүген мәгариф системасы бик нык үзгәреш кичерә. Шактый еллар укыткан өлкән укытучы буларак, минем күп әйбергә үз фикерем бар. Бүген балаларга бик күп бердәм дәүләт имтиханнары бирдерәбез һәм аларны һаман да катыландырабыз, катгыйландырабыз. Укучылар математика һәм рус телен белсә, шул җитә кебек тоела. Әдәбиятны гына алып карасак та, әдәбият - кешеләрне яшәргә өйрәтә торган фән. Аның сәгатьләренә тияргә ярамый, киресенчә, арттырырга кирәк. Укучылар китап укымый дибез. Кайчан укысыннар соң алар аны? Олимпиадаларда катнашкан укучылар: "Их, апа, укыр идек, вакыт юк бит", - диләр. Шуның өчен, укыту системасын математика, рус теле, БДИлар белән генә бәяләү дөрес микән? Иң беренче, кеше кеше булырга тиеш. Әгәр дә без рухи яктан җансыз кеше үстерәбез икән, аның баллары югары булудан гына җәмгыятькә файдасы булырмы соң? Шуңа мин бик нык ачынам. Мәктәпләрдә без баланың эчке дөньясына керә алмый да калабыз. Мәгариф бүлеге җитәкчесенә, мәктәп директорына, сыйныф җитәкчесенә бары тик сыйфат кына кирәк. Нәтиҗәдә, баланың күңеленә керергә, аның ниләр белән кызыксынуын, уйларын белергә вакытыбыз калмый. Укытучының да вакыты калмый. Бүген укытучы система белән укучы арасында бәргәләнә. Бу мине бик борчый.
- Инде гаиләгез белән дә якыннанрак таныштырсагыз иде.
- Тормыш иптәшем Фаяз белән өйләнешкән вакытта, ул район мәдәният бүлегендә методист иде. Ике елдан аны хореограф итеп күчерделәр. Безнең шулай килеп чыкты: икебез дә бер үк балалар белән эшләдек. Мин аларны мәктәптә укыттым, Фаяз биергә өйрәтте. Нәтиҗәдә, өйдә гел шул балалар хакында сөйләштек. Шуңа да бер-беребезгә, нигә соңга калдың, ашарга әзерләмәдең дигән сүзләр бөтенләй булмады. Аллага шөкер, бик әйбәт яшәдек, яшибез. Ике улыбыз инде үсеп, үз гаиләләрен кордылар. Киленнәребездән дә уңдык, үз кызларыбыз кебек. Балаларның икесе дә Чаллыда яши. Эшләре дә, ашлары да бар. Әти-әни өчен иң зур бәхет - балаларының бәхетен күрү. Бүгенгә кадәр балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәде, моннан соң да шулай булсын, дибез.
Әлеге урында Фаяз абый да сүзгә кушылып:
- Ләйсән минем җанымның яртысы ул, - дип өстәде. Күп сөйләшергә яратмаган, бар сүзен уйлап сөйләүче Фаяз абыйның әлеге бер җөмләсенә Ләйсән апага карата мәхәббәте дә, яратуы да, хөрмәте дә сыйган иде. Күз карашларыннан ук бер-берсенә булган хисләре ачык чагыла аларның.
Әйе, Ләйсән апа яхшы укытучы гына түгел, бик яхшы хуҗабикә, балаларының яраткан әниләре, оныкларының дәү әниләре ул. Ике якның да туганнарын бердәй тигез күреп, аралашып яшиләр. Ләйсән апаның үзе әйтмешли, инде Фаяз абый белән җитәкләшеп гомер көзләренә кереп баралар. Шушы көннәрдә ул үзенең 55 яшен каршы алды. Ләйсән апа, гомер көзләрегез, кышларыгыз да шулай тигезлектә үтсен. Киләчәктә дә үзегез укыткан укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, хөрмәтләрен тоеп яшәргә язсын.
Рамил Гарипов, гуманитар гимназия-интернат директоры:
- Ләйсән Галиәкбәр кызының безнең мәктәптә эшләвенә бик шатбыз. Чөнки ул бик тәҗрибәле укытучы. Укучыларыбызга белем генә түгел, әхлак тәрбиясе дә бирә. Ел саен укучылары белән республика олимпиадаларында 4-5 призлы урын алалар. Ләйсән апага юбилее уңаеннан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сәламәт, бәхетле булсын. Киләчәктә бергә эшләп, тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын.
Радик Бакиров, гимназия-интернат мөдире:
- Ләйсән апа миңа VI сыйныфтан башлап белем һәм тәрбия бирде. Укыткан чорында үзе бик таләпчән, ә дәресләре кызыклы булып истә калган. Югары белем алгач, Ләйсән апа белән башта 1 нче мәктәптә, аннан гимназиядә бергә хезмәт куябыз. Аның киңәшләре миңа һәрчак ярдәм итә. Әлеге игелекләре өчен аңа рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим.
Миләүшә Абдуллина, гимназия-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
- Шундый укытучы белән эшләвемә горурланам. Аннан үрнәк тә, ярдәм дә алып була. Без Ләйсән апа белән 5 ел буе урман аша җәяүләп йөрдек. Шунда сөйләшкән сүзләр, фикерләр бер эпопея язарлык. Аңа бары тик уңышлар, бәхет телим.
Ландыш Әһлетдинова, гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Ләйсән Галиәкбәр кызы белән 20 елга якын бергә хезмәт куябыз. Аның хакында мин бары тик җылы фикерләр генә әйтә алам. Мин ниндидер уңышка ирешкәнмен икән, беренче чиратта әниемә, икенчесендә Ләйсән апага рәхмәтлемен. Чөнки ул минем остазым булып торды. Ул безне эшкә генә түгел, гаилә серләренә дә өйрәтә. Алдагы елларда да бергә эшләрбез дип өметләнәм. Һәм юбилее уңаеннан иң изге теләкләремне җиткерәм.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: