Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Тузган торактан күченәләр

Киров авылында тузган торактан күчерү программасы буенча төзелгән икефатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Ике гаиләне сыендыручы икешәр бүлмәле, барлык уңайлыклары булган әлеге объектны Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис" оешмасы сафка бастырды. Фатир ачкычларын тапшыру тантанасы узган шимбәдә, 10 октябрь көнне булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашты. Ул төзүчеләргә рәхмәт...

Киров авылында тузган торактан күчерү программасы буенча төзелгән икефатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Ике гаиләне сыендыручы икешәр бүлмәле, барлык уңайлыклары булган әлеге объектны Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис" оешмасы сафка бастырды.
Фатир ачкычларын тапшыру тантанасы узган шимбәдә, 10 октябрь көнне булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашты. Ул төзүчеләргә рәхмәт әйтте, йорт хуҗаларын шатлыклы вакыйга уңаеннан котлап, изге теләкләрен җиткерде. Гомуми мәйданы 91 кв.метрдан артыграк булган әлеге яңа өйдә барлык шартлар тудырылган. Җылылыгы, салкын һәм кайнар суы кертелгән, электрга, газга тоташтырылган, сантехника эшләре төгәлләнгән, стеналары, идән-түшәмнәре бүлмәләргә ямь биреп тора. Кыскасы, мебель урнаштырасы да яшисе генә.
Илнар Фәттахов:
- Республика буенча алып барылучы әлеге программаның әһәмияте зур. Җирлегебездә яңа йортлар калкып чыга. Әлеге программа нигезендә без социаль проблеманы хәл итә алабыз. Район буенча 43 гаиләнең торак шартларын яхшырту планга кертелгән иде. Хәзерге көнгә 5 гаилә яңа фатирга күченде, 17сенә акчалата компенсация бирелде. Алар, үз теләкләре белән дәүләт ярдәмен акчалата алып, торак шартларын үзләре яхшыртырга тиеш булалар. Калган 21 гаилә дә тиздән яңа өйләренә күченер, һәм бу программаны быел төгәлләрбез, дип ниятләп торабыз, - диде.
Тузган йортларда яшәүчеләрнең торакка ихтыяҗларын йорт салып биреп, яисә компенсация түләп хәл итү бурычы куелган. Әлеге максатка ирешү өчен район төзүчеләре бергәләп алынганнар. Кировта "Газстройсервис", "ПМК", "Стройком", "Ремстройдом", 6 нчы ПМК оешмалары төзелеш алып бара.
Айваз Гафуров, Киров авыл җирлеге башлыгы:
- Киров авылында 15 гаиләне тузган торактан күчерү өчен барлыгы 10 йорт төзелә. Бу йортларның 5есе - берәр, 5есе икешәр фатирлы итеп салына.
Ул тузган торактан күченүчеләргә: "Өегездән бәрәкәт, тәнегездән сихәт китмәсен", - дип, теләкләрен дә җиткерде.
Яңа өйнең бер фатиры гомере буе терлекчелектә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Гөлбикә Мурзинага, икенчесе Касыймовларның сөт заводы эшчесе Люция Гыйзетдиновага һәм аның гаиләсенә бирелде.
Гөлбикә апа да олыгайган көнендә шундый зур сөенече барлыгына куанып туялмый, туктаусыз рәхмәтләр укый.
Люция Гыйзетдинова:
- Моңа кадәр яшәгән йортыбыз бик иске, салкын иде. Бу көнне бик шатланып, зур түземсезлек белән көтеп алдык. Барлык уңайлыклары да бар, иң мөһиме - җылы. Безгә шундый өр-яңа йорт салып биргәннәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә, төзүчеләргә, авыл җирлеге башлыгына чиксез рәхмәтлебез, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев