Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Тыл ветераны Гаязова Һидая Шәйгәрдән кызы 90 яшен билгеләп үтте (+ФОТОЛАР)

Мәсәде авылында гомер итүче тыл ветераны Гаязова Һидая Шәйгәрдән кызы 25 декабрь көнне үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. 90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү районда күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра,...

Мәсәде авылында гомер итүче тыл ветераны Гаязова Һидая Шәйгәрдән кызы 25 декабрь көнне үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү районда күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык - сөенечне күрсәгез: мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр , иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшен яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.
Һидая Шәйгәрдән кызын олуг юбилее белән Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәрәпов тәбрикләде, истәлекле бүләк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова да, юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерде.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Һидая Шәйгәрдән кызы күп еллар балалары канат ярган, тормыш иптәше Мирзанур абый белән 59 ел иңгә-иң куеп яшәгән нигездә гомер кичергән булса, хәзер кызы Гөлнур, кияве Олегның янәшәсендә, кадерле әни, әби, дәү әни булып яшәп ята.
10 балага гомер биргән Гаязовлар гаиләсе башлыгы Мирзанур ага 2008 елда мәңгелеккә күчкән. Һидая апаның 3 газиз баласы да гүр иясе инде. Бала кайгыларын күргән бөек ана алга таба яшәргә көчне, мөгаен, җандай якын 7 баласыннан, онык-оныкчыкларыннан алгандыр. Шөкер, нәсел дәвамчыларына бик бай Һидая Шәйгәрдән кызы. Бүген аның балдан татлы 20 оныгы, 31 оныкчыгы бар.
35 елга якын хезмәт стажы булган Һидая апаның яшьлек чорлары авыр елларга туры килсә дә, бүгенге тормышыннан бик кәнагәть юбиляр. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Иң сөенечлесе, 3 кызы, кияүләре дә янәшәдә генә аның. Бер урамда, бер зур гаилә булып яши алар. Әниләренә ышанычлы таяныч, зур ярдәм алар. Калган балалары биредә еш кунак, газизләренең хәлен белешеп кенә торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев