Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Тынгы белмәс изге зат, үз урынын тапкан тормышта

Эшләү дәверендә нинди генә җаваплы постларда хезмәт куйса да, башкаларга карата игътибарлы, хәер-хаклы булганы, олыларга - олыларча, кечеләргә кечеләрчә якын килә белгәне, тормышның тәмен, яшәүнең ямен белеп хезмәт иткәне өчен күпләр хөрмәт итә Шәйхенур Шәеховны. Бүгенге язмам шушы фидакарь зат турында. Чыннан да, әлеге нәсел кешеләре белән очрашкан саен аларның...

Эшләү дәверендә нинди генә җаваплы постларда хезмәт куйса да, башкаларга карата игътибарлы, хәер-хаклы булганы, олыларга - олыларча, кечеләргә кечеләрчә якын килә белгәне, тормышның тәмен, яшәүнең ямен белеп хезмәт иткәне өчен күпләр хөрмәт итә Шәйхенур Шәеховны. Бүгенге язмам шушы фидакарь зат турында.
Чыннан да, әлеге нәсел кешеләре белән очрашкан саен аларның итагатьлелегенә, дөньядагы һәр нәрсәгә үз карашлары, фикерләре булуга сокланам мин. Әниләре Нәҗирә апа белән әтиләре Тимербай абыйның балаларына биргән тәрбиясе искиткеч. Аның нигезен хезмәт тәшкил итә.
- Без хезмәт белән тәрбияләнеп үскән буын, - ди Шәйхенур абый да. - Беренче сыйныфта укыганда инде мин чалгы тотып печән чаба идем. Басуга чөгендер, кукуруз, бәрәңге кишәрлекләре эшләргә барулар, умбы чыгарырга йөрүләр бүген дә күз алдында тора. Балачагыбыз шулай эш белән үтте. Эшне ярата идек.
Башлангыч белемне туган авылы Шәриптә, 8 еллык белемне Теләкәйдә алган Шәйхенур абый 9-10 нчы сыйныфларда Актаныш мәктәбендә укый. Ул чорларда да Шәриптән велосипед белән Актанышка имтихан бирергә килгәннәрен, аннан кайткач басуга чөгендер эшләргә баруларын сагынып сөйли ул. Әнә шулай эшне, туган җирне сөйгәнгә дә, мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда, икеләнмичә Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын 1979 елда "Таулар" колхозында терлекчелек механигы буларак башлый. Шул елның көзендә армия сафларына алына. Байкал-Амур магистралендә ел ярым хезмәт иткәч, Кормаш "Сельхозхимиясе"нә баш инженер булып урнаша. Биредә өч ел эшләгәннән соң, өметле белгечне күп җирләргә чакырып карыйлар. Шәйхенур Тимербай улы милицияне сайлый. Әмма күңеленә бу хезмәт якын булмый. Чаллыга китәргә җыенган Шәйхенур абыйны 80 нче һөнәр училищесына директор урынбасары итеп урнаштыралар.
- Анда ул вакытта директор булып Ясүр абый Әхтәмов эшли иде. Аның белән аңлашып, кулга-кул тотынып өч ел хезмәт куйганнан соң, 29 яшемдә Актаныш "Сельхозхимиясе"нә җитәкче итеп билгеләделәр. Биредә дә өч ел эшләдем.
Өчле саны, әйтерсең, Шәйхенур абыйны озатып йөри. Кайда гына урнашса да, өч ел эшли ул. Шулай булса да, кыска гына дәвердә үзе хакында уңай фикер калдыра ала.
"Сельхозхимия"дә эшләгән елларында оешма республикада иң алдынгылар рәтенә чыга. Биредә, бер җирдә дә булмаганча, өч сменада торф чыгарыла. 11 мең гектар күләмендә басуларга известь таратыла. Тагылмалы 100ләп КамАЗ известь ташуда катнаша. Җәен хуҗалыкларда басуга тирес чыгаралар. Шул чорда республика семинарлары да уздырыла. Өч ел узганнан соң, Шәйхенур Шәеховны "Таң" хуҗалыгына җитәкче итеп куялар.
Биредә башкарган иң зур хезмәтләренең берсе, мөгаен, урам арасындагы юлларны күтәртеп, ком салдыру булгандыр. Такталачык халкы хәзер дә ул вакыттагы җитәкчеләренә рәхмәт укый. Шактый чыгымнар сорый һәм көч таләп итә торган урам арасындагы электр линияләре дә алыштырыла. Хуҗалыкның терлекчелек һәм игенчелек тармагындагы күрсәткечләре дә начар булмый. Тагын өч ел уза. Шәйхенур Шәеховны "Агроснаб" оешмасына җитәкче итеп куялар. Биредә хезмәт куя башлавына быел 8нче тапкыр өч елын тутырачак ул. Шушы 24 ел эчендә "Агроснаб" оешмасының төрле вакытлары булгандыр, әмма җитәкчеләренең төпле фикере, аек акыл белән эш итүе нәтиҗәсендә алар хәл ителеп килә.
- Моннан 23 ел элек безнең оешма райондагы хуҗалыкларны планлы рәвештә запас частьләр, техника белән тәэмин итүче Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бер бүлекчәсе иде. Мондый оешма барлык районнарда да бар иде. Хуҗалыклар безнең оешмага үзләренә нинди техника, нинди запас часть кирәклеге турында алдан хәбәр итәләр , без шуларны үтәргә тырыша идек. Бу система әкренләп бетте. Әлеге оешмалар шәхси кулларга күчеп, исемнәрен үзгәртте.
Республикада бары тик өч кенә "Агроснаб" оешмасы үзгәреш җилләренә бирешмичә, сакланып кала. Болар - Актаныш, Буа һәм Балтач районнарында. Безнең районда аның югалмавында Шәйхенур Тимербай улының хезмәте бәяләп бетергесез. Ул район җитәкчелегенә әлеге оешманың райондагы хуҗалыклар өчен алыштыргысыз икәнлеген үз вакытында дәлилли ала. "Агроснаб" ябылган очракта, язгы чәчү, көзге урып-җыю чорында, хуҗалыкларда техника ватылганда, запас частьләр юллап, Чаллыга, Казанга чыгып китәргә туры килер иде. Күпме вакытны да ала бит әле ул. Шуларын да уйласаң, оешманың нинди әһәмиятле роль уйнавын чамалавы кыен түгел.
Алар хезмәт күрсәтә торган контингент соңгы елларда тагын да киңәйгән. Үзебезнең район хуҗалыклары, оешмалары гына түгел, аерым кешеләр дә, фермерлар да, тирә-күрше районнардан да, Башкортстаннан да бирегә запас частьләр сорап киләләр. Алар хәзер техника белән тәэмин итми, бары тик запас частьләр белән генә эш итәләр.
- Элек запас частьләр юллап Мәскәүгә, Россиянең төрле төбәкләренә бара идек. Хәзер эшләр җиңеләйде. Кирәкле товарны заказ биреп кайтартабыз, - ди Шәйхенур Шәехов. - Безнең оешма хәзер елына 46 миллион сумлык товар сата. Төп максатыбыз - сыйфатлы һәм бәясенә кешенең мөмкинлеге җитәрлек запас частьләр белән тәэмин итү.
Бүген дә халыкка үтемле товарлар эзләү белән шөгыльләнә ул. Күп уйлана, эзләнә. Бер урында таптанып тормыйча, һаман алга бара. Куйган хезмәтләре җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә аның. Өч тапкыр Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе, Рәхмәт хаты, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булуы шул хакта сөйли. Юбилее алдыннан тагын бер зур бүләк - "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнүе дә олы куаныч. Уңышларында гаиләсенең дә өлеше зур, дип исәпли Шәйхенур абый.
Әтисе Тимербай абыйның туган авылы Солтанголда танышып, бер елдан соң, 1983 елның июль аенда кавышкан Фирданиясе аның ышанычлы яры.
- Фирдания белән бик яхшы яшәдек, яшибез, Аллага шөкер. Ул бик яхшы тормыш иптәше булды, - ди ул.
Бер-берсен аңлап, санлап яшәгән әлеге күркәм пар өч бала тәрбияләп үстерә. Олы кызлары Гөлнара, уллары Равил, төпчекләре Гөлинә - өчесе дә Казанда үз гаиләләре белән гомер итәләр. Яраткан эшләрендә эшлиләр.
Бүгенге көндә Шәйхенур абый белән Фирдания апа шул балаларының, 5 оныкларының бәхетенә сөенеп, тормыштан канәгать булып гомер итәләр.
- Ата-ананың бәхете балалардан. Бигрәк тә хәзерге заманда. Аллага шөкер, балаларыбыз моңа тикле йөзебезгә кызыллык китермәделәр, моннан соң да шулай булсын иде дигән теләктә яшибез.
Төп хезмәтеннән тыш, Шәйхенур абый спортка мөкиббән. Яшь вакытыннан ук волейбол уйный, көрәш белән шөгыльләнә. Районның баскетбол буенча федерациясе җитәкчесе дә булып тора.
- Спортны нык яратам. Ярышларда катнашам, алдынгы урыннар алмасам да, шуларда катнашудан күңелемә рәхәтлек алам, - ди.
Вакыт дигәнең һич туктап тормый. Үз көенә ага да ага. Шәйхенур абыйның да узган еллары сизелмичә, эш белән янып-көеп йөреп үтеп киткән. 26 февральдә 60 яшен каршылый ул. Әле егетләргә биргесез Шәйхенур абыйның халыкка хезмәт итәргә көч-дәрманы җитәрлек. Без аңа киләчәктә дә хезмәт уңышлары, бәхет, сәламәтлек телибез. Якыннары, туганнары, дуслары да шул теләктә аның.
Шәйхенур Шәехов турында якыннары фикере
Нәҗирә апа Шәехова, әнисе:
- Аллага шөкер, гомерем булгач, кадерле улым Шәйхенурның да 60 яшьлек юбилеен күрергә насыйп булды. Шәйхенур кечкенәдән үк бик акыллы, сабыр, эшчән булды. Укуларын да бик яхшы укыды. Киленем Фирдания белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Бер-берсен хөрмәт итеп, ике якны да тигез күреп яшиләр. Шәйхенурым бар туганнарына да рәхим-шәфкатьле, һәрчак ярдәм итеп тора. Хәлемне гел белә. Миңа күрсәткән изгелекләрне үзләренең балаларыннан күрсеннәр. Кадерле әти, дәү әти булып, Фирдания белән тигезлектә яшәсеннәр.
Хәмидә Мансурова, апасы:
- Без гаиләдә биш бала үстек. Шәйхенур белән яшь аермасы зур түгел. Шуның өчен кечкенәдән үк ул минем дустым да, сердәшем дә, киңәшчем дә булды. Хәзер дә олырак эш эшләргә уйласам, аңа дәшәм. Шәйхенур һәрчак ярдәмгә ашыга. Барыбызның да тормышындагы кытыршылыкларны көйләп, җайлап торучыбыз ул. Әкренләп тормыш көзләренә кереп барабыз. Аның көзләрен дә, кышларын да рәхәтлек белән үткәрергә язсын. Туганымның туган көнендә аңа ихлас рәхмәтләремне җиткерәм.
Дәниф Харисов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе:
- Шәйхенур Тимербай улы минем авылдашым, чордашым. Бер мәктәптә белем алып үскән кеше буларак ул миңа бик якын. Аның гомере минем күз алдында үтте. Иң беренче чиратта мин аңа кеше буларак бәя бирер идем. Ул шундый тыныч, игътибарлы, ихтирамлы кеше. Беркайчан кешегә тавыш күтәреп, начар сүз белән, күңелен кайтарырлык итеп әйтми. Олыны - олы, кечене кече итә белә. Сәяси яктан бик нык сыгылмалылык хас аңа. Икенчедән, бик көчле белгеч ул. Казан авыл хуҗалыгы институтында инженер белгечлеге алып, аңа гомер буе тугры калды. Җитәкче буларак та бик зур бәя бирәм. Төрле катлаулы ситуацияләрдән дә чыга алырлык фикере, хезмәттәшләрен ияртә алырлык үз юлы бар. Кеше аның оештыруыннан, хезмәтеннән канәгать. Алга карап яшәве нәтиҗәсендә нинди авыр чорларда да оешмасын саклап кала алды. Бүген алар районга гына түгел, күрше-тирә районнарга, хәтта Казанга да хезмәт күрсәтә. Аңа, юбилее уңаеннан, үзе тудырган бәхетнең киләчәктә дә файдасын һәм рәхәтен күреп, тормыш иптәше Фирдания белән тигезлектә, балаларының, оныкларының бәхетенә сөенеп яшәвен телим.
Дамир Җәлилов, "Нигез" хуҗалыгы җитәкчесе:
- Хуҗалык җитәкчесе булып озак еллар эшләгән кеше буларак, Шәйхенур Тимербай улын бик яхшы беләм. Без икебез дә авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар. "Агроснаб" оешмасы авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтә һәм районның икътисади үсешенә саллы өлешен кертә. Коллективын һәрчак кайгыртып яши. Гаиләсе дә менә дигән. Чын ир кеше ул. Юбилее белән коллективыбыз һәм үз исемемнән тәбрик итәм. Алдагы тормышында уңышлар, балаларының бәхетенә сөенеп, гаиләсендә тигезлек белән гомер итүен телим. Эшенең киләчәктә дә уңышлы баруында бер шигем дә юк.
Айгөл Насрыева, "Агроснаб" оешмасы баш хисапчысы:
- Мин "Агроснаб" оешмасында 5 елга якын эшлим. Шәйхенур абый белән уртак тел табып, килешеп эшлибез. Җитәкче буларак, Шәйхенур абый бик тыныч холыклы, хезмәткәрләренә ихтирам белән карый торган кеше. Юбилее уңаеннан аңа коллективыбыз исеменнән саулык-сәламәтлек, бәхетле көннәр телибез, киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә язсын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев