Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Төзек техника гомерне саклый

Яз - авыл хуҗалыгы өчен аеруча тынгысыз һәм борчу-мәшәкатьле чор. Кышкы тынлыктан соң барлык техниканың кузгалган вакыты да ул. Нәкъ менә шушы чорда бәхетсезлек очраклары ешрак була. Шушындый бәла-казаларны китереп чыгармас өчен яз саен техник караулар үткәрелә. Аңлатулар алып барыла. 21 март көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында...

Яз - авыл хуҗалыгы өчен аеруча тынгысыз һәм борчу-мәшәкатьле чор. Кышкы тынлыктан соң барлык техниканың кузгалган вакыты да ул. Нәкъ менә шушы чорда бәхетсезлек очраклары ешрак була. Шушындый бәла-казаларны китереп чыгармас өчен яз саен техник караулар үткәрелә. Аңлатулар алып барыла. 21 март көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтү идарәсе җитәкчесе - баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Рәгыйп улы Зыятдинов та шул максаттан гражданнарны кабул итте. Мөмкинлектән файдаланып, безнең иҗат төркеме аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
- Радик Рәгыйпович, гражданнарны кабул итү вакытында Сезгә күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
- Күбрәк тракторны ничек теркәргә, трактор йөртү таныклыгын ничек алырга, техник карауны ничек узарга дигән сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
- Хуҗалыкларда техник караулар башланып китте. Быелгы техник карауларда яңа таләпләр өстәлмәдеме?
- Таләпләр шул килеш калды. Тормоз, руль системасын карарга, бигрәк тә тагылмаларга игътибар итәргә кирәк. Чөнки юлда барганда габариты булмаган арбалар таккан тракторлар артыннан килүче техникага уңайсызлыклар тудыра.
- Кеше гомере белән бәйле фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен сезнең идарә тарафыннан нинди таләпләр куела? Һәм алар механизаторлар тарафыннан ни дәрәҗәдә үтәлә?
- Техника төзек булмаган килеш руль артына утырмаска, техника белән эчкән хәлдә идарә итмәскә дигән таләпләр куела. Механизаторлар тарафыннан аларның үтәлешенә килгәндә, соңгы елларда моңа җитди карый башладылар дияргә була. Моны саннар да дәлилли. 2012 ел белән чагыштырганда 2015-2016 елларда механизаторлар үлеме белән бәйле хәвеф-хәтәр өч тапкырга кимеп, бишәргә калды. Бу техник карауларның үз югарылыгында оештырылуына бәйледер дип исәплим.
- Быел техник караулар башланды гына әле. Узган еллар буенча Актаныш районының техник карауга әзерлеген ничек бәялисез?
- Актаныш - алдынгылар рәтендә. Техник карау нәтиҗәләре буенча ул ел саен беренче бишлектә бара. Монда район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимовның хезмәте бәяләп бетергесез.
- Районыбыз механизаторларына теләкләрегез...
- Минем теләгем - механизаторлар руль артына бары тик аек килеш кенә утырсыннар иде. Сезнең районда да узган ел шундый очрак булды: бер тракторчы эчкән хәлдә руль артына утырып, тракторы белән капланды. Нәтиҗәдә бер баланың гомере өзелде. Шушындый аянычлы хәлләр килеп чыкмаслык итеп, үзегезне кулда тотсагыз, техникагызны карап, юып, чиста килеш тотсагыз иде.
Район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимовтан исә райондагы тракторларның, тагылмаларның торышы белән кызыксындык.
- Безнең бүлектә 2100 данә техника исәптә тора. Хәзер хуҗалыкларда техник караулар башланып китте. Аның беренчесе "Ташкын" хуҗалыгында күрсәтмә техник карау рәвешендә узган иде. Икенчесе "Әнәк" агрофирмасында булды. Аларның 80нән артык техникасы каралды. Төп таләп булып, техник карауга баскан техниканың кимчелеген ачыклап, аны төзәттереп бетерү тора. "Әнәк" агрофирмасының 5 техникасының кимчелеге барлыгы ачыкланды. Алар акт нигезендә 29 мартка кабат карау өчен калдырылды. Механизаторлар белән тәэмин ителеш һәм комплектлаштыру буенча икесендә дә кимчелек юк. Әкренләп барлык хуҗалыкларда да техник карау уздырып, 10 апрельгә төгәлләргә дигән бурыч куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев