Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

УҢАЙ ТӘҖРИБӘ - ЮГАРЫ НӘТИҖӘ: Актанышта башлангыч сыйныф укытучыларының төбакара семинары үтте (+ЧАРАДАН ФОТОЛАР)

Шул рәвешле төрле төбәкләрдән килгән 70кә якын укытучы бүген үзләрнең белем “багаж”ларын тулыландырды. 

Актанышның үзәгендә урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы  мәктәптә еллар дәвамында сыналган традиция яшәп килә – биредә даими рәвештә төбәкара  семинарлар оештырылып, алар педагогик коллективка үзара гына түгел, ә якын-тирә республика –районнарның тәҗрибәсен уртаклашып, алга таба эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк  дәвам итәргә мөмкинлек бирә. 

18 октябрь көнне гамәлләштерелгән төбәкара семинарның чираттагысы башлангыч сыйныф укытучылары өчен оештырылып, аның эшендә район педагоглары белән беррәттән Мөслим, Минзәлә, Сарман районы, Башкортстанның Чакмагыш, Илеш районнары мөгаллимнәре дә катнашты. Шул рәвешле төрле төбәкләрдән килгән 70кә якын укытучы бүген үзләрнең белем “багаж”ларын тулыландырды. 

Төбәкара статус алган чарада катнашучыларны беренчеләрдән булып мәктәп директоры Илшат Вахитов сәламләде. Җитәкче башлангыч сыйныф укытучыларының хезмәтен мәгариф өлкәсендәге иң мөһим хезмәтләрнең берсе дип атады. Аның фикеренчә, балага башлангыч белем ничек салына, ул алга таба шушы эздән дәвам итә. Димәк, укытучы балаларны тәүге белем баскычына алып менгәндә, аеруча игътибарлы, җаваплы булырга тиеш – аның эше тулы бер система механизмының башында тора. 

Бүгенге көндә Актанышның икенче санлы мәктәбендә 15  башлангыч сыйныф мөгаллиме балаларга белем һәм тәрбия бирә. Озынайтылган көн төркемендә бу эшчәнлекне 4 педагог дәвам итә. 2019-2020 уку елына гына да мәктәп 106 беренче сыйныф укучысы белән аяк баскан. Укучыларның гомуми саны 770не тәшкил итә. Болар хакында да  Илшат Рәфит улы бәян итте. 

Семинарның оештыру өлешендә район мәгариф идарәсе белгечләре, башлангыч сыйныфларның методик үзәк җитәкчесе Гөлназа Имамразыеваның да чыгышлары зур игътибар белән тыңланды. 

Реклама

Семинар бүгенге көн өчен гаять актуаль темаларның берсе булган критик фикерләү технологиясе темасын колачлаган иде.  Нәкъ менә башлангыч сыйныфларда шундый фикер йөртүне барлыкка китерү, аны үстерү мөһим адым булып тора. Заманча укыту системасында бу юнәлешкә аерым урын бирелә. 

Чара кунаклары өчен дә бу тема шактый кызыклы булып чыкты. Гамәли өлештә оештырылган ачык дәресләр, дәрестән соңгы анализлар моны ачык чагылдырды. 

Башлангыч сыйныф укучылары катнашында оештырылган мастер-класслар да тәҗрибә уртаклашу, белем һәм күнекмәләрне үстерүгә ныклы база булып формалашкан иде. 

Төбакара семинарның өченче өлеше аналитик формада үтте. Төрле төбәкләрдә тупланган тәҗрибә мөгаллимнәр тарафыннан анализланып, Актаныш районында ныгытылды. Укытучылар үз алларына киләчәктә дә  мондый төр семинарларга таянып, мәгариф системасының нигезен тәшкил иткән башлангыч сыйныфтагы эшчәнлекне тагын да камилләштерү, ныгыту, аның үсешен тәэмин итү бурычларын куйды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X