Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Участковый“ – катнашу сүзеннән алынган

17 ноябрьдә полициянең участок инспекторлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Тарихы 92 ел белән исәпләнгән әлеге хезмәт вәкилләре бүген җәмәгать тәртибен саклауда алдынгы урыннарны били. Полиция вәкилләре ачыклаган җинаятьләрнең чиреге нәкъ менә алар тарафыннан тикшерелә. Халык арасында иң күп кайнашучы полиция хезмәткәре, мөгаен, участок инспекторыдыр. Ул хезмәт күрсәткән территориядә тәртип...

17 ноябрьдә полициянең участок инспекторлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Тарихы 92 ел белән исәпләнгән әлеге хезмәт вәкилләре бүген җәмәгать тәртибен саклауда алдынгы урыннарны били. Полиция вәкилләре ачыклаган җинаятьләрнең чиреге нәкъ менә алар тарафыннан тикшерелә.
Халык арасында иң күп кайнашучы полиция хезмәткәре, мөгаен, участок инспекторыдыр. Ул хезмәт күрсәткән территориядә тәртип бозу күзәтелсә дә, исерек ир өендә тавыш чыгарса да - зыян күрүчеләр янына, иң беренче чиратта, инспектор ашыга. Әле ул гынамы... Имин булмаган гаиләләр, сугыш чукмарлары, эчкечеләр, наркоманнар, авыр холыклы үсмерләр, ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза алучылар, төрмәдән чыгучылар - болар барысы да әлеге хезмәт вәкилләре карамагындагы кешеләр. Һәммәсен күз уңында тотарга, алар белән профилактик әңгәмә-сөйләшүләр алып барырга, кирәк икән - ярдәм кулын сузарга, авыр хәлләрдән чыгу юлын эзләүгә дә булышлык итәргә кирәк. Кыскасы, хезмәтләрен тавык та чүпләп бетерерлек түгел...
- Безнең эш тәүлек буена - 24 сәгать дәвам итә, - дип юкка гына әйтми участок инспекторы Ленар Ямалетдинов. Бу хезмәттә 2010 елдан эшләүче егет 4нче административ участокта - Актанышбаш, Чөгәнә, Әҗәкүл, Ирмәш, Аеш, Кәзкәй, Тыңламас авылларында тәртип сагында. - Безгә килеп ирешкән төрле хәбәрләр буенча эшлибез. Үзеңнең участокка караган административ материалларны хәл итү, шартлы рәвештә яки электән хөкем ителгән гражданнарның бүгенге тормыш рәвешен, чит илдән килеп, бездә яшәүчеләрне тикшерү, хокук бозуларны булдырмау максатыннан даими эш алып бару, бүгенге көндә киң таралган социаль мошенниклык турында халыкка аңлату эшләре алып бару - һәммәсе турыдан-туры безнең вазифа.
- Участок инспекторларының хезмәте, чынлап та, бик тә күпкырлы, - дип, Ленар Фәслах улының фикерен дәвам итте Актаныш районы буенча участок полициясе вәкилләре бүлеге җитәкчесе Салават Котлыяров. - Актанышта законлы рәвештә корал саклаучылар 400дән артык. Травматик корал да, хәрби мылтыклар да, аучыларныкы да бар. Аларның сакланышы тиешле таләпләргә җавап бирәме, әйләнә-тирәдәгеләргә хәвеф тудырмыймы - участок вәкиле аны күздән ычкындырмаска тиеш. Юл хәрәкәте иминлеге сагында торучы хезмәтләр белән дә кулга кул тотынып эшлиләр алар. Алкогольле эчемлекләр сату турындагы законның үтәлешен дә участок вәкилләре тикшерә. Законсыз рәвештә үз ихаталарыннан спиртлы эчемлекләр сатучыларны ачыклау, үз машинасында спиртлы эчемлекләрне законсыз рәвештә ташу, шулай ук, тикшерелә. Бу эшчәнлекнең уңай нәтиҗәсе сизелә. Актаныш районы буенча барысы 11 участок полициясе инспекторы хезмәт куя. Шуларның 3се - Актанышта, калганнары - авылларда. Һөнәри бәйрәмебездә хезмәттәшләремне дә, лаеклы ялдагы өлкәннәрне дә чын күңелдән тәбрикләп, тыныч тормышта, гаиләләребездә иминлек, аңлашу булып, хезмәтебездә уңышларга ирешеп эшләргә, яшәргә язсын дигән теләкләремне җиткерәм.
Илһам Шәмсунов, Актаныш районы буенча җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе:
- Билгеле булганча, район җәза үтәтү инспекциясе шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрне исәптә тота. Участок вәкилләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар арасыннан Ленар Ямалетдиновны аерып әйтеп үтәм. Хезмәтен чын күңелдән бирелеп, бар җанын салып, инициатива күрсәтеп башкара, җинаятьчелекне кисәтү өстендә эшли. Участогындагы хөкем ителүчеләр турында даими кызыксынып тора. Исәптә торучыга административ беркетмә төзелә икән - минутында шалтыратып, безгә хәбәр итә. Аларны гел барлап тора, югалмаганнармы, теркәлүгә килгәннәрме дип кызыксына. Полиция хезмәткәрләре көне уңаеннан узган бәйрәм тантанасында аңа оешмабыздан тапшырылган истәлекле бүләккә, чынлап та, лаек ул.
Лилия Фазлиева, Актанышбаш җирлеге башлыгы:
- Җирлектә формалашкан комиссия һәм участок вәкилебез белән берлектә авыр гаиләләр, эчүче гаиләләр, яшьләр белән эшне бергә алып барабыз. Кулга-кул тотынып эшлибез.
Илфира Сергеева, федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныш территориаль пункты белгече:
- Яшьләре тулып та, гражданнарның паспорт алмаштырмау очраклары районда еш күзәтелә. Авыл җирлекләрендә бу хәлгә иң элек участок вәкилләре тап була. Шуңа күрә, алар белән һәрчак тыгыз элемтәдә торабыз. Вакытында пропискага керү, яшәү урынының прописка буенча туры килү-килмәвен бергәләп тикшерәбез. Җирлектә бергә рейдлар оештырабыз. Һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, участок инспекторларына хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләрендә тынычлык, сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим. Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, теләктәшлектә эшләргә насыйп булсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев