Актаныш

Укыган эшмәкәр хаталанмый

Эшмәкәрләргә ярдәм итүгә, эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән программалар даими хәрәкәттә. Аларны дөрес итеп сайлый белергә генә кирәк. Агымдагы елда "Бизнес-класс" дигән өр-яңа проект тормышка ашырыла башлады. Ул интернет аша укытуны максат итеп куя. Иң мавыктыргычы - укулар бушлай. Әлеге һәм башка программалар, актанышлыларның активлыгы турында ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең төбәк...

Эшмәкәрләргә ярдәм итүгә, эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән программалар даими хәрәкәттә. Аларны дөрес итеп сайлый белергә генә кирәк. Агымдагы елда "Бизнес-класс" дигән өр-яңа проект тормышка ашырыла башлады. Ул интернет аша укытуны максат итеп куя. Иң мавыктыргычы - укулар бушлай. Әлеге һәм башка программалар, актанышлыларның активлыгы турында ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең төбәк вәкиле Булат Шәйхразыев таныштырды.
- "Бизнес-класс" дигән дәүләт программасы май аенда башланып китте. Бу - бик көчле укыту программасы. Эшмәкәрләргә эш дәверендә хаталар ясамас, отышлырак юлларны сайлар өчен төрле юнәлешләр, юллар күрсәтүче проект. "Бизнес-класс" укулары бушлай. Уку да, уку өчен теркәлү дә интернет аша башкарыла. Атна саен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аңа күзәтчелек итеп тора.
- "Бизнес-класс" укуларының икенче этабы шушы көннәрдә башлана дип беләбез, аның белән кызыксынучыларга киңәшләрегез?
- Ноябрьдә беренче төркемнең укулары төгәлләнә. Аннары икенче төркем укытыла башлаячак. Уку программасы бик катлаулы түгел, куркып-икеләнеп йөрмәскә киңәш итәбез. ТР Икътисад министрлыгы сайтында рәсми теркәлүчеләр укырга кабул ителәләр, ә лекцияләр онлайн-режимда үткәрелә. Аларга электрон хатлар килеп тора. 5-10 минутлык әңгәмәләр оештырыла, шул вакытта сорауларга дөрес җавап бирсәң, укыту программасын үзләштерүне алга таба дәвам итәсең, әгәр җавап бирергә авырсынсаң, кабат шул теманы укырга мөмкинлек бирелә.
- Эш белән мәшгуль эшмәкәрләргә укырга сарыф ителгән вакыт жәл түгелме икән соң?
- Без күп вакытны эшкә сарыф итеп, вакыт юк дигән сылтау белән, үзебезгә укырга кирәген белмичә дә йөрибез. Укый башлагач вакыты да табыла, укуның файдасын да бик тиз тоеп аласың. Эшмәкәр, уку нәтиҗәсендә, үзенең хаталарын төзәтә, юнәлешен үзгәртә ала, эшмәкәр булмаганнар эшне нәрсәдән башларга икәнен белеп торачаклар. Чөнки бу укулар тәҗрибәле эшкуарларга гына түгел, эшмәкәр булырга теләгәннәргә дә каралган. Мәгълүматлы булу беркемгә дә зыянга түгел.
- Әлеге укулар нинди нәтиҗәләре белән куандырыр?
- Бер курс программаны үтеп чыккан эшмәкәргә үзенең продукцияләрен сату өчен төрле юллар ачыла, чөнки алар аны уку дәверендә өйрәнәләр. Оешкан бизнесны ничек зурайтырга, банкротлык куркынычыннан ничек сакланырга - кыскасы, һәрбер нечкәлегенә тикле өйрәтәләр. Психология буенча бик күп курслар оештырыла. Кешеләр белән әңгәмәләр корырга, компанияләрне, клиентларны ничек эзләп табарга өйрәтүче бу курслар эшмәкәрләрдә үз-үзләренә ышанычны арттыра.
- Ә хәзерге вакытта эшмәкәрләрне нәрсә борчый?
- Эшмәкәрнең бүгенге зур проблемасы - җитештергән продукциясен сата алмавы. Бу сатып алучы юк дигәнне аңлатмый, безнең район экологик яктан чиста, продукция күп, шәһәр халкында, аеруча, азык-төлеккә сорау зур. Һәрбер эшмәкәр дә үзе җитештергән продукцияне, матур итеп рекламалап, калага илтеп сата алмый, сүз шул хакта бара. Шуңа күрә безгә маркетинг үзәкләре оештыру кулайрак. Әгәр бу эшкә алынучы булса, шундый хезмәт күрсәтү эшчәнлеген ачып, районда җитештерелгән продукцияне шәһәрләрдә сату юлларын киңәйтсәләр иде дигән теләгебез бар. Моңа сайтлар белән эшли белүче, кешеләр белән сөйләшүләр алып барырга сәләтле яшьләр алынса яхшырак, әлбәттә. Төрле килешүләр төзер өчен юридик яктан белемле булу да кирәк.
- Республикада тагын нинди программаларга өстенлек бирелә?
- Быел да райондашларыбыз "Лизинг-грант" программасында актив катнаштылар. 10 кеше заявка биргән иде, 8е конкурс таләпләрен үтеп, акчаларын алды. Аларга яңа җиһазлар, тракторлар кайта башлады. Бу 8 кешенең 2се - эре хуҗалыклар, калган 6сы - фермерлар, эшмәкәрләр. Программада катнашу буенча безнең район иң активлардан санала.
"Микрозайм" программасы да яхшы гына эшләп килә. Шартлары йомшак, процентлары түбән. Әгәр дә күрше-тирә районнарда ел саен 2-5 кеше катнашып килә икән, Актанышта андыйларның саны 20дән артып китә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша "Башлаучы фермер" программасы отышлы. Быел анда катнашырга 7 кеше теләк белдерде. 5есе отты, бу да бик яхшы нәтиҗә. Районда яңа фермалар төзеләчәк, яңа эш урыннары булачак, дигән сүз. Иң мөһиме - тырыш, мөстәкыйль яшьләргә үсәргә, авылларны саклап калырга юллар ачыла.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: