Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

УНКӨНЛЕК КЫСАЛАРЫНДА: Актаныш районы җирлекләрендә инвалидларны борчыган сораулар “түгәрәк өстәл”дә хәл ителә (+ФОТОЛАР)

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Актаныш районында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен киң масштаблы чаралар оештырыла.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Актаныш районында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен киң масштаблы чаралар оештырыла. Декада дәвамында авыр тормыш ситуациясендә калган райондашларыбыз өчен кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтелә. 


Инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән районкүләм чараларның берсе – җирлекләрдә старт алган  “түгәрәк өстәл”ләр.  ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева, район пенсия фонды башлыгы Булат Басыйров, инвалидлар оешмасы рәисе Зөфәр Шакиров, Игелек үзәге юристы Резеда Заһретдинова җитәкчелендә узучы мондый очрашуларны җирлекләрдә яшәүчеләр аеруча көтеп ала. Авылдан чыкмый гына, чиратларда утырмый гына үз сорауларыңа җаваплар таба алу  мөмкинлеге инвалидлар өчен бик уңайлы. 


4 декабрь көнне әлеге төр чара районыбызның Киров, Иске Сәфәр, Иске Байсар авыл җирлекләрендә оештырылып, мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен саллы ярдәм булды. “Түгәрәк өстәл”нең эшендә җирлек башлыклары, башлангыч инвалид оешмалары рәисләре дә катнашу, шәхси сораулар белән беррәттән, күпләрне борчыган гомуми проблемаларга да тукталып, аларны чишү юлларын барларга мөмкинлек тудырды. 


Җирлекләрдә яшәгән инвалидлар күтәргән сораулар арасында яңа елдан пенсиягә кагылышлы үзгәрешләр, инвалидлык алу буенча ярдәм күрсәтү, тернәкләндерү программалары, дарулар алу юнәлешендәге хәрәкәт кебекләре аеруча актуаль иде. Очрашу барышында шулай ук инвалид балага коляска алу проблемасы да баш калкытты.  Актаныш хастәханәсенә барып тикшерелү мөмкинлеге булмаучылар гомум-гамәли табибларның җирлекләргә килүен оештыруны да сорады. 


-  Инвалидлар тарафыннан күтәрелгән сорау-тәкъдимнәрнең берсе дә игътибарсыз калмаячак. Алар район җитәкчелегенә җиткерелеп, чишелеш табар дигән ныклы ышаныч бар,- дип искәртте ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева. 


Тормыш тарафыннан сынауларга дучар ителгән  райондашларыбыз белән очрашулар алга таба да дәвам итәчәк. Аларның чираттагысы 5 декабрь көнне Пучы, Татар Суксу, Яңа Әлем җирлекләренә планлаштырылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев