Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Урал ягын җиңдек, Чаллыны – юк (+ФОТОЛАР)

17-19 ноябрь көннәрендә алтынчы мәртәбә оештырылган Нияз Авзалов истәлегенә хоккей турнирында "Лачын" Актаныш авыл командасы быел гел шәһәр хоккейчылары белән уйнады. Шөкер, сынатмады! Чаллылыларга гына юл биреп, Түбән Тагил, Свердлау өлкәсенең Кушва, Төмән шәһәрләреннән килгән командалар арасында өстен калып, турнирда II урынны яулады. "Кристалл" (Түбән Тагил) - III, "Горняк"(Кушва) -...

17-19 ноябрь көннәрендә алтынчы мәртәбә оештырылган Нияз Авзалов истәлегенә хоккей турнирында "Лачын" Актаныш авыл командасы быел гел шәһәр хоккейчылары белән уйнады. Шөкер, сынатмады! Чаллылыларга гына юл биреп, Түбән Тагил, Свердлау өлкәсенең Кушва, Төмән шәһәрләреннән килгән командалар арасында өстен калып, турнирда II урынны яулады. "Кристалл" (Түбән Тагил) - III, "Горняк"(Кушва) - IV, "Рубин" (Төмән) командасы V урынга ия булдылар.
"Лачын" командасы турнирны яңа тренер җитәкчелегендә каршылады. Шушы уку елыннан бу вазифага чакырылган Алексей Волков, әти-әниләр әйтүенә караганда, балалар белән уртак телне тиз тапкан.
- Яңа тренер бик өметле. Гадәттә, тренер алмашса, команда да тарала, әмма Алексей Владимирович балаларны бөртекләп җыеп йөртә, - ди бу нисбәттән "Лачын" спорт мәктәбе җитәкчесе Фирдәвис Әхмәтов та. - Нәтиҗәләре бик әйбәт - Татарстан беренчелегенә барган ярышларда 8 уен уйнап, 7сендә җиңү белән кайттылар. Әмма иң җитди көндәшләре алда әле.
Бу турнирда да җитди көндәшләр белән очрашты "Лачын". Беренче уенда Кушва шәһәреннән "Горняк" командасын 5:3 исәбе белән җиңде. Ярыйсы ук арый төшкән лачыннарның шушы ук көнне кич Чаллының әле бер уен да уйнамаган, алҗанмаган командасы белән очрашуы исә көндәшләр файдасына 6:2 исәбе белән тәмамланды. Кем белә, беренче уен шушы команда белән булса, бәлки безнекеләр җиңүгә ирешер иде. Чөнки бу команда белән яхшы таныш - узган елларда аны җиңгән дә булды.
Ярты көндә ике уен уйнау, әлбәттә, авыр. Гомумән, ярышлар расписаниесен төзегәндә кыенлыклар чыккан: бәйгенең хөкемдары Анатолий Долгов әйтүенчә, турнир турында алдан хәбәр бирелсә, чакырулар җибәрелсә дә, катнашачаклары турында командалар соң хәбәр иткән. Ахырга кадәр кемнәр киләсен белмәгәннәр.
"Лачын" икенче көнне дә ике уенга чыкты: Төмәннең "Рубин" командасын - 11:3, Түбән Тагилның "Кристалл-Юпитер" хоккейчыларын 5:4 исәбе белән җиңде. Төмәннән мең чакрымнан артык ерак араларны якын итеп килгән хоккейчылар яшьләре буенча бераз кечерәк икәне бозда ачык сизелде. Ә менә Түбән Тагил командасы белән уен бик киеренке барды.
- Соңгы периодка чыкканда безнең балалар 4:3 белән җиңелеп бара иде бит. "Бисмилланы укып чыктым, әти, шул да ярдәм иткәндер", - диде соңыннан улым Булат, каршы капкага рәттән ике гол кертеп, җиңү яулагач. "Өстемнән авыр тау төшкән кебек булды", - ди. Шулкадәр борчыла җиңелә башласалар, үзен чын-чынлап гаепле кебек хис итә башлый, - дип, ярыштан тәэсирләре белән уртаклаша "Лачын"ның инде берничә ел рәттән капитаны булган Булат Гариповның әтисе Даниал.
- Урамда киләп сарып йөргәнче, малай монда уйнасын. Бәлки, үскәч спортчы булып китәр, киләчәгенә нигез салына бит аның монда, - дип сүзгә кушыла команда капкачысы Артурның әтисе Руслан Әхмәтшин. - Бу ярышта исә иң мөһиме - каяндыр читтән чакырылган хоккейчылар түгел, үзебезнең балалар уйный. Баласын бу спорт төренә кертә икән, билгеле инде, ата-ананың аны бозда күрәсе килә. Уенга чыгармасалар, балага да, безгә дә бик авыр. Соңгы 2-3 айда балалар нык тартылды: кырны карыйлар, башларын күтәрәләр, пас бирәләр. Профессиональ тренер кулы сизелә.
Шулай, әмма хоккей оеткысын бу командага беренче остазлары Дамир Шәвәлиев салуы да хак. Ул уенның беренче кагыйдәләрен төшендерде, җиңүгә омтылыш тәрбияләде, команданы республика һәм Россия күләмендәге ярышларга әзерләде, йөртә башлады.
- Командаларның әзерлекләре әйбәт. Урал якларыннан ук килгән командалар булуы сөендерде. Алар белән әле очрашкан юк, уйныйсы килә иде, - ди турнирның җиңүчесе исемен яулаган Чаллы командасы тренеры Илнар Габбасов. - Актанышлар да әйбәт әзерлекле, бездән калышмаска тырышалар, молодцы. Оештыру ягыннан да барысы да ошады. Чакырсалар, киләсе елга да килер идек.
- Баштагы елларда турнир барган көннәрдә Ниязны югалту ачысы тагын да күңелне әрнетеп, сагышка сала иде. Ә бүген бозда җиңүчеләрне котлаганда да шуны уйладым әле- юк, хәзер күңелдә, киресенчә, ниндидер җиңеллек, Ниязны онытмаулары өчен рәхмәт һәм балаларыбыз өчен горурлык хисләре, - ди Нияз Авзаловның тормыш иптәше Гөлназ. Әтиләренең хоккей белән мавыгуын балалары профессиональ юнәлештә дәвам итә: уллары Адель ЮХЛны тәмамлап, хәзер Казан командасында уйный, кызлары Азалия 2004-2005 елгы "Лачын"ның иң көчле хоккейчыларыннан берсе. Шулай ук, кечерәкләр командасы өчен дә уйный ул, Татарстан, Россия җыелма командалары составындагы уеннарга да чакырып торалар үзен.
Нияз Авзалов истәлегенә турнирның иң яхшы уенчысы булып "Лачын"нан Айваз Галимов табылды. Ул, шулай ук, һәр уен саен билгеләнүче иң көчле уенчылар арасында да бар. Аннан тыш, Азалия Авзалова, Азамат Сәррахов, Гадел Зәкиев бу мактаулы дәрәҗәгә ия булдылар.
"Лачын" спорт мәктәбе хоккейчылары бүген Татарстан беренчелеге өчен көрәшә. 2005-2006 елгы кызлар командасы (тренерлары - Ю.Ерошенков) ярышларның беренче өлешендә максималь 9 очко туплап, җиңү яуладылар. 2001-2002 елгы егетләр (Рафик Максутов) 7 уенның дүртендә җиңделәр. 2007 елгы команданың 4 уенының берсе җиңү белән тәмамланды ( А.Долгов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев