Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Уразай авылында “Бүләк” лагереның өченче сменасы ачылды (+ФОТОЛАР)

Балаларның җәйге ялларын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан 12 июльдән Уразай авылының бик матур табигать почмагына урнашкан спорт мәйданчыгында "Бүләк" лагереның өченче сменасы эшли башлады. Смена милли тәрбия темасына багышлана. Биредә балалар Казахстан Республикасының Костанай шәһәрендә үткән сабантуй бәйрәмендә тәкъдир итү өчен махсус эшләнгән өйчекләрдә милли рух, милли тәрбия буенча...

Балаларның җәйге ялларын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан 12 июльдән Уразай авылының бик матур табигать почмагына урнашкан спорт мәйданчыгында "Бүләк" лагереның өченче сменасы эшли башлады. Смена милли тәрбия темасына багышлана.
Биредә балалар Казахстан Республикасының Костанай шәһәрендә үткән сабантуй бәйрәмендә тәкъдир итү өчен махсус эшләнгән өйчекләрдә милли рух, милли тәрбия буенча тәрбияләнәчәкләр.
Программада балаларны зоопаркка, дельфинарийга алып бару, экскурсияләр, күңел ачу чаралары каралган.
Табигать кочагында үткәргән көннәр балалар күңелендә матур хатирә булып озак сакланачак. Районыбызның мәктәп яшендәге балаларын әлеге лагерь үзенә чакыра.
Смена 1 августка кадәр дәвам итә, шушы аралыкта лагерьда барлыгы 120 бала ял итәчәк.
"Бүләк" лагереның өченче сменасын тантаналы ачу дүшәмбе көнне булыр дип көтелә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев