Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Уразай тавы ябык - урап йөри бар халык

Аеруча көз җиткәч, Актанышта гына түгел, Татарстан, Россия күләмендә юллар проблемасы тагын да актуальләшә. Буген Актаныш районының Уразай тавы - "тимер ат" хуҗалары өчен әнә шундый юлларның берсе. Астан агучы чишмә акрынлап кына еллар дәвамында юлны какшаткан. "Татавтодор"ның Актаныш участогы уңганнары бүген шушы юлны барлык технологик таләпләргә туры китереп эшләү...

Аеруча көз җиткәч, Актанышта гына түгел, Татарстан, Россия күләмендә юллар проблемасы тагын да актуальләшә.
Буген Актаныш районының Уразай тавы - "тимер ат" хуҗалары өчен әнә шундый юлларның берсе. Астан агучы чишмә акрынлап кына еллар дәвамында юлны какшаткан. "Татавтодор"ның Актаныш участогы уңганнары бүген шушы юлны барлык технологик таләпләргә туры китереп эшләү белән мәшгуль. Алдагы көннәрдә тауда вак торбалар кую белән шөгыльләнгән булсалар, буген биредә тулы куәттә каты өслек түшәү эшләре бара.
Шул сәбәпле, якшәмбедән бирле юлның әлеге участогы ябык. Машиналар Уразай - Илчебай - Куян авыллары аша үтеп йөрергә мәҗбүр. Куян боҗрасында да, Уразай тавы астында да юлның ябык булуы хакында кисәтү билгеләре урнаштырылган. Алай гына да түгел, "КамАЗ" машинасы юлга аркылы ук куелган. Әмма бу билгеләр кайбер "тимер ат" хуҗалары өчен түгел ахры. Арада, ни кызганыч, кеше хезмәтен санга сукмаучылар, эшләргә комачаулык тудырып йөрүчеләр дә очрап тора.
"Татавтодор" егетләре таудагы төзекләндерү эшләрен атна ахырына төгәлләргә ниятли.
"Урау булса да ерак юл яхшы" дигән мәкальне искә төшереп, хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучы райондашлар һәм кунаклар, берничә көн генә тәкъдим ителгән маршруттан йөреп торыйк инде! Авыл арасындагы юлларның начар түгеллеген дә исәпкә алсак, бу алай ук зур проблема түгел бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев