Актаныш

Уртак максат һәм бурычлар алга әйди

2015 ел башында муниципаль район башлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм хуҗалыклар арасында авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча өч яклы килешү төзелгән иде. "Тамыр" - әлеге килешүне үтәп чыккан хуҗалыкларның берсе. Үтеп киткән елны әлеге хуҗалык барлык төр авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча да плюс белән тәмамлады. Бу...

2015 ел башында муниципаль район башлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм хуҗалыклар арасында авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча өч яклы килешү төзелгән иде. "Тамыр" - әлеге килешүне үтәп чыккан хуҗалыкларның берсе.
Үтеп киткән елны әлеге хуҗалык барлык төр авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча да плюс белән тәмамлады. Бу уңышлар артында хуҗалык җитәкчесенең, баш белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып эшләве, тырышлыклары ята. Терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә горурланып сөйләрлек күрсәткечләре бар.
Бүгенге көндә хуҗалыкның 2160 баш мөгезле эре терлеге булып, шуларның 683 башын савым сыерлары тәшкил итә.
- Безнең сыерларны 18 савымчы сава, - дип эшчәнлекләре белән таныштырудан башлады сөйләшүебезне хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафил Галиев. - 2015 елда 30669 центнер сөт саудык, бер сыерга 4654 килограмм туры килә.
Биредә бер савымчы 31әр баш сыер сава. Шулардан Руния Салихова, Фирүзә Фәррахова, Филиза Мотавалованың эш күрсәткечләре башкаларныкына караганда югарырак булып тора. Алар ел эчендә бер сыерга уртача 5110-5010 килограмм сөт җитештергәннәр. Әлбәттә, савымчыларның күрсәткечләре югары булуда терлекчеләрнең дә өлеше бар. Риназ Гайнанов, Алмаз Гайнанов, Илнар Ильясовны уңай яктан телгә алды баш зоотехник.
- Әлеге хуҗалыкта 1991 елдан бирле хезмәт куям. Башта бозау караучы булып эшләдем. Аннан сыер савуга күчтем. Эшемне яратып башкарам. Узган ел сыерларымнан 2550 центнер күләмендә сөт җитештердем. Иртәнге икеләрдә торып йөри башлыйм. Сәгать өчтә, иң беренчеләрдән булып, бу торакка аяк басам. Малларны бик яратам. Шәхси хуҗалыгымда да маллар асрыйм. Икесенә дә җитешәм, - ди Руния Салихова.
"Хуҗалыкта сөт җитештерүнең узган елдагыга караганда артыграк булуы - таналар белән эшләү нәтиҗәсе", - ди Рафил абый. Узган ел алар 231 баш тана керткәннәр. Бу 100 сыерга 35 процент туры килә. Шулай ук терлек азыгы әзерләү технологиясен саклау да үзен сиздерми калмаган. Районда эшләп килүче ветеринария лабораториясенә терлек азыгын анализга китереп, аның нәтиҗәсе нигезендә кимчелекләрне бетерү дә сөтнең артуына тәэсир иткән. Киләчәктә дә шушы кыйбладан тайпылмаска ниятлиләр.
Узган елда хуҗалыкта 800 баш бозау алынган. Бозауларны кабул итү, ике айга тикле тәрбияләү ике бозау караучыга беркетелгән. Илсөяр Гыйбадуллина тәрбияләгән бозаулар тәүлегенә 750 грамм тирәсе үсеш бирә. Узган ел бер торакны реконструцияләп, "Корма-мама" урнаштырган, 200 баш сыешлы торактагы бозауларны Зәһинә Саттарова карый. Әлеге яңа алымга кереп китү берникадәр авырлык тудырса да, аның серенә төшенгәннәр инде. Зәһинә апага тормыш иптәше Рәвеф тә булыша.
- 2014 елдан биредә бозау караучы булып эшлим. Минем карамакта 80 баш бозау бар. Алардан 2015 елда 150 центнер ит җитештердем. Хезмәтемне яратып башкарам. Эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Хезмәт хакларын вакытында түлиләр, - дип фикерләре белән уртаклашты Илсөяр Гыйбадуллина.
Ике айдан зуррак бозау караучылар Булат Гыйбадуллин, Лилия һәм Равил Гыйлаҗевлар, Хамис Шәйхразыев, Марс Әскәров, Зөфәр Идрисов, терлек симертү төркеме терлекчесе Дәнифә Солтанованың карусыз хезмәте дә хөрмәткә лаек. Алар тырышлыгы белән 2015 елда хуҗалыкта 3763 центнер ит җитештерелгән. Шуның 2576 центнеры дәүләткә сатылган. Терлекләрне иркендә тәрбияләү өчен хуҗалыкта ике зур торак төзелгәнлеге хакында газетабызның узган санында язган идек инде. Шуңа өстәп, калган терлек торакларына да агымдагы ремонт эшләре башкарылуын билгеләп үтәсе килә. Ферма арасындагы юллар, сенаж-силос базлары да төзекләндерелгән. Сөтчелек комплексының ихатасы әйләндереп алынган. Көн саен бер кадак каксаң гына хуҗалыкның ныклыгын саклап була дигән гыйбарәне әлеге хуҗалыкта исләреннән чыгармыйлар.
Төзү-төзекләндерү эшләренә өстәп, машина-трактор паркындагы техника составын яңартуга да зур игътибар бирәләр. 2015 елда бер салам турагыч агрегаты, фермада тирес түгү өчен арба алган булсалар, булганын саклап тотарга кирәклеген дә онытмыйлар.
- Бүгенге көнгә безнең хуҗалыкның төп авыл хуҗалыгы машиналары ремонтланып беткән, тарту көчендәге техниканы ремонтлау бара. Соңгы елларда барлык кыр эшләрен дә читтән ярдәм кертмичә, үз көчебез белән башкарып чыгабыз, - ди биредә 2003 елдан баш инженер булып хезмәт куючы Рәес абый Гыйльманов.
Дөрестән дә, "Тамыр" хуҗалыгының игенчелек тармагындагы уңышлары күпләргә үрнәк. Аларның 6136 гектар сөрем җирләре булып, шуның яртысында бөртеклеләр игелә. Барлык игенчеләрнең уртак тырышлыгы белән алар көз көне 113297 центнер күләмендә тулай җыем алганнар. Уңыш бер гектарга 42.8 центнер тәшкил иткән.
- Уңышның сере җир эшкәртү технологияләрен саклауга, вакытында ашлауга, корткыч-бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы эшкәртүгә, һәм, әлбәттә, сортлы
орлыклар белән эшләүгә бәйле, - ди хуҗалыкның баш агрономы Нияз Әхмәтгалиев.
Җир эшкәртүгә килгәндә, биредә өстән эшкәртүгә өстенлек бирәләр. Ә орлыкларны авторларның үзләреннән барып алып, үстереп карыйлар. Әгәр ул бу җирлектә яхшы уңыш бирсә, аны игүнең күләмен арттыралар. Узган ел язгы бодайның "Казанская-Юбилейная", арпаның "Багрец", арышның "Подарок" дигән сортын үстереп караганнар.
Орлыкларны җир куенына иңдерүдән башлап, аларны югалтуларсыз җыйнап алганчы игенчеләрнең бик күп маңгай тире түгелгән. Комбайнчылардан Рөстәм Мирзаханов, Илнар Мирзагалиев, Илнур Гыйндуллин, Руслан Галиев, Айдар Төхбәтуллин, Фәндүс Мостафин, тракторчылар Азат Якупов, Сәгыйт Шәйхразыев, Алмаз Сәмигуллинның исемнәрен горурлык белән телгә алды баш агроном.
Барлык авыл хуҗалыгы продукцияләре сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән 2015 елда "Тамыр" хуҗалыгы 119 миллион 442 мең сум акча керткән. Җитештергән продукция булгач, акчасы да бар. Хезмәт кешесенә дә түләү мөмкинлеге арта. Алар бер эшчегә айга уртача 17 мең 132 сум хезмәт хакы түлиләр. Салам, печән, икмәк белән дә ярдәм итәләр.
Хуҗалык һәрвакыт алга карап яши. Быел да планнары зурдан. Машина-трактор паркына ремонт ясауны планлаштыралар. "Сөтчелек комплексына бозаулату торагы кирәк, комплекста силос базын эшләп бетерәсебез һәм шуңа барасы юлларга таш плитә җәясебез бар", - ди белгечләр. Комбайннарны да яңартырга җыеналар.
Уртак максат һәм теләк булганда барлык киртәләрне дә җиңәргә була. Алга карап эш итүче җитәкчеләре Ильяс Мирзаянов, үз һөнәрләренең осталары булган белгечләр, тырыш хезмәткәрләр белән алар 2016 елда да авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча үсештә булырлар дип ышанасы килә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: