Актаныш

Уңыш нигезе – тырышлык

Фән олимпиадаларында урын алган укучылар саны буенча сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты беренчелекне бирми. Быел да уңышлары шактый. Түбән Новгород шәһәрендә хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабында IX сыйныф укучысы Эльмира Вафина призер булды, ә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиадада VIII сыйныф укучысы Сөмбел Газизова...

Фән олимпиадаларында урын алган укучылар саны буенча сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты беренчелекне бирми. Быел да уңышлары шактый. Түбән Новгород шәһәрендә хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабында IX сыйныф укучысы Эльмира Вафина призер булды, ә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиадада VIII сыйныф укучысы Сөмбел Газизова белән X сыйныф укучысы Адилә Вилданова I урынны яуладылар. Уңыш формуласының сере нидән гыйбарәт икән? Кызларның үзләре белән сөйләшеп, аның асылына төшенергә тырыштык.
Гимназиянең үзенең дүрт кыйммәте бар: белем, хезмәт, әхлаклылык, җаваплылык. Биредә укучыларга шушы төшенчәләрне төшендерү өстендә ныклап шөгыльләнәләр.
- Шушы кыйммәтләрнең барысы да булганда гына бала җәмгыятькә кирәкле, хезмәт итәрдәй шәхес булып чыга. Сүз дә юк, белем кирәк. Белемле кеше югалмый. Әмма белем белән генә ерак китеп булмый, әгәр син хезмәт итмәсәң. Хезмәтеңне яратып башкару һәм җаваплы булу да мөһим. Югарыда әйтелгәннәрнең өчесе дә булып, әгәр синдә әхлаклылык сыйфатлары юк икән, белемең дә, хезмәтең дә, җаваплылыгың да күренми, - дияргә ярата директорлары Артур Галиәхмәтов та.
Әлбәттә, хак сүзләр. Чөнки барлык уңышларның нигезендә тырышлык ята.
- Мин гимназиягә Ижау шәһәреннән килдем. Хокук фәнен укый гына башлаган вакытта аңлашылмаган кебек иде. Аннан инде, законнар, хокук һәм бурычлар турында күбрәк белгән саен, кызыграк була башлады. Укытучым Артур Галиәхмәтов мине олимпиадаларга катнаштырды. Җиңүләр алга таба стимул бирде. Республика турында җиңеп, Бөтенрәсәйнекендә катнашу хокукы алдым, - ди Эльмира Вафина.
- Олимпиада авыр булдымы?
- Әлбәттә, җиңел булмады. Анда белемеңне күрсәтергә, каушап калмаска кирәк иде. Әзерләнү өчен дә вакыт кыскарак булды.
- Эльмира белән олимпиадага 2013 елдан әзерләнәбез. Өч ел рәттән республика этабында призер булган идек. Эльмираны Казан белгечләре белән бергәләп әзерләдек. Бик көчле укытучы Рөстәм Җиһаншинның ярдәме күп тиде. Моны күмәк җиңү дип әйтергә кирәк. Әгәр укучы үзе тырышмаса, укытучы гына бернинди дә максатка ирешә алмый. Бу очракта да Эльмираның тырышлыгы 60 процентка тиң. Ул бик күп көч куйды, - ди укытучысы Артур Галиәхмәтов.
Татар теле буенча беренчелекне яулаган кызларның да сөенечләре чиксез.
Адилә Вилданова гимназиягә Тукай районыннан быел гына килгән. Кечкенәдән татар теле белән кызыксынуы зур була аның. Моңа әнисенең дә тәэсире тигәндер. Чөнки татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче әнисе туган телгә мәхәббәт хисләрен анда кечкенәдән үк тәрбияләгән.
- Биредә беренче ел гына укысам да, гимназиядә бик ошый. Үзебезнең районда укыганда да татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадаларда катнаша идем. Узган ел республика олимпиадасында I урынны алдым. Гимназиядә укый башлагач та, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуымны дәвам иттем. Укытучым Ләйсән Әминова белән ныклап әзерләндек. Олимпиада ике өлештән торды. Теория һәм иҗади бирем эшләдек. Иҗади өлешенә "Шәкерт" проектын тәкъдим иттем. Әлеге җиңүем өчен укытучыма рәхмәтлемен. Киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буласым килә, - ди Адилә.
Сөмбел Газизованың да туган телгә мәхәббәте кечкенәдән килә. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук кечкенә хикәяләр язу белән шөгыльләнгән Сөмбел үсә-үсә татар язучыларының иҗаты белән ныклап кызыксына башлый. Укытучысы Ләйсән Әминова аның сәләтен күреп алып, олимпиадаларда катнаштыра башлый.
- Олимпиада җиңел булды димәс идем. Ләйсән Галиәкбәр кызы белән башта әдәбиятны, аннан татар телен ныклап өйрәндек. Иҗади эш өчен видеопрезентация эшләргә кирәк иде. Аның өчен музейга барып, шунда төшердек. Мин әби-бабайларның гореф-гадәтләре хакында сөйләдем. Казанда шуны якладым. Жюри әгъзалары аны яраттылар. Һәм югары балл куйдылар. Бу җиңүем өчен укытучыма бик нык рәхмәтлемен, - ди Сөмбел.
Кызлар белән сөйләшкәннән соң, уңыш нигезендә тырышлык ятканына тагын бер кат төшенәсең. Көннәр, атналар, айлар, еллар буе куйган тырышлыкның ахыры җиңү белән тәмамлангач, әлбәттә, күңелле күренеш. Кызларга алга таба да уңышлар юлдаш булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: