Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, район башлыгы Фаил Камаевның актанышлыларга мөрәҗәгате

Хөрмәтле ир-атларыбыз! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар телим. Тормыш сынауларына бирешмичә, һәрвакытта да чын ирләр булып калуыгызны телим. Сез булганга имин булып ал таңнар ата. Тыныч-матур үтсен айлар-еллар. Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. Ватанны саклау - һәркемнең изге...

Хөрмәтле ир-атларыбыз! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар телим. Тормыш сынауларына бирешмичә, һәрвакытта да чын ирләр булып калуыгызны телим. Сез булганга имин булып ал таңнар ата. Тыныч-матур үтсен айлар-еллар. Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
Ватанны саклау - һәркемнең изге бурычы. Иң беренче чиратта, балаларда патриотик хис тәрбияләү кирәк. Ватанны саклау өчен кеше белемле булырга, тарихны белергә, туган илне яратырга тиеш. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез.
Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз торыр. Бәйрәмегез белән, ир-егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев