Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Венгрия иркәбикәләре–Иске Җияштә

Узган елны "Таң" хуҗалыгы истәлекле вакыйга белән төгәлләде. Аларга Венгриядән 128 баш нәселле тана кайтты. Венгрларның үзләре әйтүенчә, көнгә 40 литрга тикле сөт бирә торган әлеге малларның нинди икәнен күпләр күрергә теләсә дә, башта аларны чит-ят күзләргә күрсәтмәделәр. Чөнки таналарга бирегә ияләшү мөмкинлеге бирергә кирәк иде. Инде менә андый җай...

Узган елны "Таң" хуҗалыгы истәлекле вакыйга белән төгәлләде. Аларга Венгриядән 128 баш нәселле тана кайтты. Венгрларның үзләре әйтүенчә, көнгә 40 литрга тикле сөт бирә торган әлеге малларның нинди икәнен күпләр күрергә теләсә дә, башта аларны чит-ят күзләргә күрсәтмәделәр. Чөнки таналарга бирегә ияләшү мөмкинлеге бирергә кирәк иде. Инде менә андый җай чыкты. Авыл хуҗалыгына багышланган семинарның чираттагысы кичә нәкъ менә "Таң" хуҗалыгының Теләкәй бригадасында үтте. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре, ветеринария белгечләре катнашты. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Киңәшмә Иске Җияш авылындагы фермада башланып китте. Кайчандыр 200 савым сыеры, бозаулары булган бу ферма соңгы 7-8 елда тынып калган иде. Чөнки биредәге маллар барысы да Теләкәйдәге фермага күчерелгәннәр иде. Инде менә биредә кабат күңелле җанлылык сизелә. Чөнки Венгриядән кайтартылган нәселле таналарны шушы фермага урнаштырганнар. Моның өчен алдан ук хәстәрен дә күргәннәр. Тораклар икесе дә яңартылган. Бозаулату бүлеге дә эшләнеп бетү алдында. Бозауларны урнаштыру өчен 100ләп аерым клетка ясаганнар. Саву урыннары көйләгәннәр. Әлеге таналарны аерым фермада асрау лейкоз авыруын йоктырмау максатыннан да эшләнгән. Инде күз тимәсен, таналар биредәге мохиткә ияләшеп беткәннәр дияргә була. Тышка һавага да чыга башлаганнар. Тораклары иркен, якты, чиста. Таналар иректә йөри. Үзләре теләгән вакытта утарга чыгалар. Алларында җылы су һәрдаим булып тора.
- Әлегә суны китерәләр. Тиздән су үз агымы белән килә башлаячак, моның буенча эш төгәлләнү алдында, - диде хуҗалык җитәкчесе Рафис Миңнеханов.
Аларны ашату рационы да бездәге терлекләрнекеннән аерыла. Бу хакта хуҗалыкның баш зоотехнигы Фәвәдис Сәйфетдинов аңлатты.
- Бу таналар безгә 20 декабрьдә кайтканнар иде. Аларның 73е февраль, март, апрель айларында бозаулаячак, калганнары соңрак. Шушы өч ай эчендә бозаулый торганнарын аерып, икенче торакка күчердек. Чөнки ашату тәртибе башкачарак. Бүгенге көндә аларга 15 килограмм силос, 15 килограмм сенаж бирелә. Буаз вакытта фуражны күп бирергә кушмадылар. Шуның өчен әлегә ике килограмм гына биреп торабыз. Бозаулаганнан соң, фуражны бик күп төрле компонентлар белән баетып, 11-12 килограммга тикле бирәчәкбез. Печән даими алларында тора. Әлеге сыерлардан бик күпне өмет итәбез. Бер еллап алдан әзерләндек. Венгриядән белгечләр килеп, безне махсус өйрәтүләр үткәрделәр. Хәзер дә атна саен килеп, укулар уздыралар.
Бездәге сыерлар торагына кергәч, сыерлар гадәттә кешедән куркып читкә тайпыла. Ә Венгриядән кайткан таналар кешедән курыкмый, киресенчә, алар үзләрен яраттырырга теләгәндәй якынга ук киләләр. Димәк, анда малларны яратып, иркәләп тәрбиялиләр дигән сүз. Бәлки, шуңа продукция бирүчәнлекләре дә югарыдыр. Соңгы елларда районда терлекчелек тармагына аеруча нык игътибар бирелә башлады. Бу хакта Дәниф Харисов та ассызыклап үтте.
- Бүгенге базар шартларында терлекчелек безнең районны керемле итү буенча өстенлекле юнәлеш булып кала. Узган елда да 64 процент акча керемен терлекчелек тармагы бирде. Күбрәк продукция алу юлларын әле дә эзлибез. Ашату технологиясен җайга салу өчен лаборатория алып, эшләтеп җибәрдек. Хәзер ит юнәлеше буенча галимнәр белән эшлибез. Нәселле терлекләргә өстенлек бирү буенча да шактый хәрәкәт алып барылды. Аның беренче карлыгачлары буларак, "Таң" хуҗалыгына таналар кайтты. Алдагы елларда бу хуҗалыкны нәселле таналар, нәселле үгезләр үстерү базасы итәргә уйлыйбыз. Бу килеп чыгар дибез, чөнки хуҗалык җитәкчесе моның өчен көчен кызганмый, һәм кызыксынуы да зур. Белгечләрне дә әзерлибез. Алдагы атнада районнан 10 белгечне терлекчелек тармагындагы алдынгы технологияләрне өйрәнү өчен бер атнага Венгриягә җибәрәбез. Алар, районга кайткач, терлекчелек тармагын алга җибәрүдә үзләреннән саллы өлеш кертерләр дип ышанам. Райондагы башка хуҗалыкларга да нәселле терлекләр белән эшләүгә ныклап алынырга кирәк дип исәплим.
Әлеге фермадагы эшчәнлек белән танышканнан соң, киңәшмәдә катнашучыларны Теләкәй авылы фермасындагы бозаулату торагы белән таныштырдылар. Биредәге буаз терлекләрне асрау өчен яңа торак төзелгән. Анысына да бозауларны куяр өчен аерым клеткалар ясаячакбыз диделәр. Савым сыерлары торагына да реконструкция ясалган. Алга таба махсус саву заллары ясарга кирәклеге хакында да искәртте җитәкчеләр.
Теләкәй бригадасының ындыр табагында орлыклар буенча сөйләшенде. Хуҗалыкның баш агрономы Рәсүл Галиев үзләрендә игелә торган орлыклар, аларның кайсыларын яңартырга кирәклеге хакында аңлатып үтте.
- Безнең 1800 центнер бодай, 1800 центнер арпа, 500 центнер борчак, 150 центнер вика, 500 центнер солы орлыклары бар. Бодайның, борчакның репродукциясен яңартасы бар, - ди Рәсүл абый.
Быел алар арпаның яңа сорт орлыгын кайтартканнар. Орлыкларның репродукция составын яңарту буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да катгый таләпләр куя. Шуның өчен барлык хуҗалыкларга да әлеге өлкәдә ныклап хәрәкәтләнергә туры киләчәк.
Бу урында орлыкларны агулау техникасын да язга ныклап әзерләп бетерү бурычы куелды.
Машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы машиналары ремонты хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев аңлатып үтте.
- Теләкәй авыл җирлеге укып кайткан яшьләрнең хуҗалыкта калып, хезмәт куюлары белән аерылып тора. Биредә Идрисовлар, Галимәрдановлар барлык династияләре белән бергә эшлиләр. Шуның өчен хезмәтләренең нәтиҗәсе дә матур. Үз техникасы өчен һәркайсы җавап бирә. Ә район буенча ремонт мәсьәләсенә килгәндә, сводкадан күренгәнчә, 25 декабрьдән соң, хуҗалыкларда бер хәрәкәт тә сизелми. Тиз арада ремонтны җанландырып җибәрергә кирәк, - диде ул.
Киңәшмә ахырында Фаил Камаев лейкоз авыруыннан арыну буенча районның махсус системасын булдырырга кирәклегенә басым ясады. Шәхси хуҗалыкларында лейкоз авырулы сыер асраучылар белән сөйләшергә, аларга да бу проблемадан чыгу юлларын күрсәтергә кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев